Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби комиссар контракт хезмәте турында сөйли

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов контракт буенча хәрби хезмәт турында мәгълүмат бирде.

 – Илшат Назимович, контракт буенча хәрби хезмәткә кемнәрне алалар?

Баулы шәһәре хәрби комиссариаты, башка еллардагы кебек үк, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны җыя. Контракт килешүен 18-60 яшьлек кешеләр төзи ала. Кораллы көчләрдә хезмәт иткән кешеләр дә, төрле сәбәпләр  аркасында армиядә хезмәт итмәгәннәр дә контракт килешүе төзергә хокуклы. Ул сәбәпләргә түбәндәгеләр керергә мөмкин: гаилә хәле буенча армиягә чакырылу кичектерелү, тыныч вакытта армия хезмәтенә яраксыз дип табылу.

Иң мөһиме, ул гражданнар сәламәтлек буенча яраклы булырга тиеш. Психик тайпылышы булган, наркология буенча яки психиатрия бүлекләрендә диспансер исәптә торган кешеләргә контракт буенча хәрби хезмәт итү тыела. Кайчандыр хөкем ителгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга мөмкин. Иң мөһиме, алар авыр маддәләр буенча хөкем ителгән булмаска тиеш.

– Контракт килешүе төзегән кеешгә ниди түләүләр һәм хезмәт хакы каралган?

– Контракт килешүе төзү белән, Россия оборона министрлыгыннан бер тапкыр түләнүче 195 мең сум акча бирелә, безнең республикадан 105 мең сум түләү каралган. Һәм безнең Баулы районыннан бер тапкыр 300 мең сум акча түләнә. Димәк, барлыгы 600 мең сум бирелә. Башка субъектлар гражданнары өчен, шулай ук чит ил гражданнары өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 800 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Башка түләүләргә килгәндә, Россия Федерациясендә контракт буенча хәрби хезмәт узучыларның минималь хезмәт хакы 204 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, өстәмә стимуллаштыру түләүләре дә бар: нәтиҗә өчен түләү, дәүләт бүләкләре, премияләр. Шулай ук хәрби санаторий, дәвалау учреждениеләре, хәрбиләр өчен ял йортларыннан файдаланырга була.

– Көч структуралары пенсионерлары-контрактчыларга өстәмә ташламалар бармы?

– Көч структураларында хезмәт узып, контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылганчы пенсия алган контрактчыларга билгеле бер ташлама каралган. Шуны истә тоту урынлы булыр: аларга пенсия бирү туктатыла. РФ Хөкүмәте карары буенча, моңа алмашка компенсация түләнә. Алар әйләнеп кайткач, пенсия кабаттан исәпләнә.

Чит ил гражданнары өчен контракт буенча хәрби хезмәткә алыну шартлары нинди?

Барлык шартлар да Россия Федерациясе гражданнарына каралган төсле. Чит ил кешесе ала торган иң төп ташлама – Россия Федерациясе гражданлыгы. Ягъни, әгәр чит ил гражданины контракт буенча ким дигәндә бер ел хәрби хезмәт үтсә, шуның ярты елын махсус хәрби операциядә катнашса, ул Россия Федерациясе гражданлыгын ташламалы алу хокукына ия була.

Әңгәмә вакытында, хәрби комиссар янына килгән ир-егет белән дә аралашып алдык. Ул Россия оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзегән райондашыбыз булып чыкты. Хәзерге вакытта ул ялга кайткан. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе аның белән дә әңгәмә корып алды. Без аннан контракт килешүе төзү сәбәпләрен сораштык.

– Россия оборона министрлыгы белән контракт килешүе төзү сәбәбе шул: минемчә, Ватанны саклау – чын ир-егетләр эше. Мин ватанны саклаучылар белән бергә булырга карар иттем, – дип җавап бирде райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев