Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ватан сакчылары” фонды ярдәм итә

2023 елның 3 апрелендә РФ Президенты боерыгы белән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче “Ватан сакчылары” дәүләт фонды оештырылды. Фонд 1 июньнән Россиянең барлык төбәкләрендә эшли башлады. Аның филиаллары Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә бар.

Фондка махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси адреслы ярдәм күрсәтү буенча җитди бурычлар йөкләнде, дип сөйләде “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.
– Фонд тыныч тормышка кайткан махсус хәрби операция ветераннары белән эшли. Безнең бурыч – аларга төрле яклап ярдәм итү һәм аларның барлык проблемаларын хәл итүдә булышу. Безнең өчен социаль яктан мөһим булган тагын бер категория – махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре, – дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Фонд җитәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 45 социаль координатор эшли, алар – фондның Россия Федерациясе филиаллары хезмәткәрләре. Алар республиканың 19 район һәм шәһәрләрендә хезмәт куя. Фонд ярдәме бу төбәкләрдә генә алып барыла дигән сүз түгел. Алар бөтен республика буенча эшли. Координаторлар булмаган җирләргә яыкн-тирә районнардагы фонд филиаллары хезмәткәрләре килә.
Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, еш кына фондка түләүләр алу мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр. Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан сугышчылар сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алу тәртибе белән дә кызыксына. Фонд һәлак булган геройларның исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләрендә дә ярдәм итә.
– Безгә махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан хәрбиләр һәм аларның гаиләләре дә мөрәҗәгать итә. Аларның проблемалары килеп туган очракта, ярдәмнән баш тартмыйбыз. Тик алар белән эшләзү форматы башкачарак, – ди “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе. – Махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә барлык сораулар буенча шәхси адреслы ярдәм күрсәтелә, ә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга аларның гаризалары нигезендә ярдәм итәбез. Ягъни алар конкрет мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә һәм без нәкъ менә шул проблеманы хәл итәргә булышабыз.
“Ватан сакчылары” дәүләт фонды – бердәм һәм төгәл эшләүче команда. Аның барлык филиаллары хезмәткәрләре дә эшчәнлеккә бердәм якын килеп хезмәт куялар һәм үз эшләренең мөһим һәм җавапы булуын аңлап эшлиләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев