Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Умартачы Ленар Бакиров: “Кортлар – алар Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Гаиләдә тынычлык юк икән – умарта үрчеми

Умартачыларның бал алу вакытының кыл уртасы. Бүген “Баулы- информ” хәбәрчесе Исергәп авылында яшәүче умартачы Ленар Бакировның умарталыгында булып кайтты. Ул үзенең әби-балаларыннан калган, буыннан-буынга күчкән умартачылык эшен дәвам итүче.

– Умарта аерды. Мин шуларны җыеп алам әле. Сез кереп утырып торыгыз. Бераз вакыт үтәр, – диде Ленар абый үзе күч җыярга кирәк-яракларын әзерли-әзерли.

– Утыраммы соң! Сез күч җыегыз, ә мин сезгә сораулар биреп торырмын, – дип умартачының артыннан иярдем.

Умарта күче биек булмаган чия агачына сарган иде. Шулай да кечкенә баскыч кирәк булды. Ленар абый үзе менеп басты. Күрәм, минем ярдәм кирәк. Ихатаның икенче ягында төтенләгеч белән тубалы калган иде.

– Кыен булмаса, кортлар чага дип курыкмасаң, алып бир инде шуларны, – диде хуҗа кеше.

Әлбәттә курыкмыйм. Умартачы кызы ләбаса мин! Үземнең кирәгем дә чыккач, сабыйларча сөенеп куйдым. Җаен туры китереп Ленар абыйга бер-бер артлы сораулар яудырам.

Умарта ни өчен күч аера? Аермасын өчен нишләргә? Ленар Бакировка умарта карау серләрен кем өйрәткән? Ул нәселләрендә ничәнче буын умартачы? Быел бал булырмы һәм тагын шундый бик күп сорауларга җавапны “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесеннән карап белергә мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев