Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укропның файдасы хакында Баулы хуҗабикәләре сөйли

Җәй айлары витаминлы яшелчә-җимеш, яшел тәмләткечләрнең үсү чоры. Яхшы хуҗабикәләр бу вакытны кулдан ычкындырмый. Алдагы язма гади генә укроп хакында булыр.

Укропны аппетитны яхшырту, тын-сулыш юлларын һәм башка бик күп авырулардан дәва буларак та кулланалар. Аны яшел килеш тә, туңдырып та, киптереп тә кулланырга мөмкин.

– Безнең гаиләдә укропны бик яраталар. Аш-су пешергәндә, салатлар ясаганда мин аны рәхәтләнеп һәм бик теләп кулланам, – ди баулылы Ләйлә Ганиева. – Бакчада иртә яздан сарымсак, укроп, суган “баш төртә” башлау белән җыям, ашыйбыз, шулай ук аз-азлап җыеп туңдыргычка да куям. Киптерелгәнен дә яратабыз. Сарымсак уклана (башлана) башлагач, мин аны иттарткыч аша чыгарам, укропны вак итеп турыйм һәм кечкенә савытларга тутырам. Аны шулай ук кыш көне салатларга салырга, бутербродлар ясар өчен кулланам. Бик тәмле һәм файдалы була.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев