Татарстанда март нәтиҗәләре буенча инфляция 9 процент тәшкил иткән
Татарстанда март аенда инфляция 9 процент тәшкил иткән. Татарстанстат аналитиклары исәпләп чыгарганча, 2022 ел башыннан алып ул 11 процентка җиткән.
Ведомство материалларыннан күренгәнчә, республикада азык-төлек бәяләре бер ай эчендә 7,2 процентка арткан. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, аларның бәясе 10,4 процентка күтәрелгән.
Узган айда азык-төлек булмаган товарлар – 12,1, ел башыннан бирле 13,4 процентка кыйммәтләнгән.
Татарстанда март аенда хезмәт күрсәтү бәясе – 6,5, ел башыннан алып 8,2 процентка арткан.
Элегрәк РФ Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин 2022 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 17-20 процентка җитәчәк дип фаразлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев