Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда быел 7 лагерь төзекләндереләчәк

Быел Баулы, Әтнә, Апас, Саба, Яңа Чишмә районнарында балалар өчен лагерьләр төзекләндереләчәк. Моннан тыш Казандагы ике лагерьдә ремонт төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов еллык коллегия утырышында хәбәр итте.

— Лагерьдә ял итү гаять зур нәтиҗә бирә. Бу — сәламәтләнү дә, үсеш тә, социальләшү дә. Заманча, сыйфатлы лагерьдә 2-3 атна уздыру үсмернең киләчәгенә йогынты ясый ала, — диде министр.

Искәртеп үтик: былтыр республика лагерьләрендә 200 меңләп бала ял иткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев