Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Томбарлысы авылында Шәйдуллиннар гаиләсе күпләр өчен үрнәк булып яши

Баулы районында башкаларга үрнәк булып яшәүче гаиләләр байтак. Алар арасында парлашып бер сукмактан ярты гасырдан артык атлаучылар да бар. Нәкъ менә шундыйларның берсе Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәсимә һәм Камил Шәйдуллиннар гаиләсе. Яшьлектә бары тик ике тапкыр гына очрашып, кавышкан парлар алар.

Шәйдуллиннар яшәгән йортның капка төбе, ишегаллары шау чәчәктә. Хуҗалар өлкән яшьтә булсалар да бакча тутырып яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерәләр.

– Таң туса, без бакчада, – ди Рәсимә апа. – Иртә яздан чәчәкләрем белән мәш киләм мин. Берсе үсеп, атып бетә, икенчеләре шау чәчәккә күмелә. Әле оныкчыгым белән сулар сибәбез, утыйбыз.

Менә шулай яшибез. Инде илле елдан артып китте. Гомер тиз үтә, – ди гаилә башлыгы Камил агай. – Рәсимә апагызны мин ике генә күрдем. Өченчесендә алып та кайттым. Гомер буе матур яшәдек. Рәсимә апагыз бик зирәк, уңган тормыш иптәше булды минем өчен.

Шәйдуллиннар гаиләсе турында тулырак Баулы телевидениесе сюжетында карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев