Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәмзия апа яран гөлләре үстерү буенча берничә киңәш бирә

Гөлләр, чәчәкләрне яратмаган хатын-кызлар сирәктер. Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәмзия Газизованың да тәрәзә төпләре тулы яран гөлләре шау чәчәктә.

Урамда кар, ә тәрәзә төпләрендә аллы-гөлле чәчәкләр. Рәмзия апа Газизова үзенең гөлләрен яратып үстерә. Аларны үстерү серләрен безгә дә сөйләде.

– Яраннарны без барыбыз да яратабыз. Аларны песи гөле дип атыйбыз,– дип сөйләде Рәмзия Газизова. – Кыш көне тәрәзә төбендә, җәй көне бакчамны тутырып чәчәкләр үстерәм.

Рәмзия Мирхәтим кызы гомере буе терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. Бик күп вакытын гөлләр, чәчәкләр үстерергә багышлый.

– Гөлләрне яратырга кирәк. Мин иртән торгач та, аларга сөенеп, яратып карыйм. Кәефләр күтәрелеп китә, – дип сөйләде Рәмзия апа. – Алар белән сөйләшеп йөрим, төпләрен йомшартып, яфракларын сөртеп, дымландырып торам. Атнасына бер тапкыр суган кабыгы төнәтмәсе сибәм. Төпләрендәге туфракка йомырка кабыгын төеп салам. Гөлләргә дигән туфракны сатып алганым юк, мин аны кычыткан үскән урыннан гына казып алам. Гөлләр һәм башка үсентеләр өчен дә иң яхшысы үзебезнең кара туфрак.

Фото: Эльвира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев