Татар Томбарлы авылы балалары китап укый
Тиздән икенче апрельдә Бөтендөнья балалар китабы көне. Әлеге көн уңаеннан шәһәр һәм район китапханәчеләре балалар бакчалары нәниләре һәм мәктәп укучылары белән төрледән-төрле чаралар үткәрәләр. Шундый белем сәгатьләрен Татар Томбарлысы авылы китапханәчеләре ел әйләнәсе оештыра.
– Мин быел мәктәпкә барам, шуңа күрә, әнием белән укырга өйрәнәбез. Китаплар укыйбыз. – ди кечкенә Сөләйман Мөдәрисов.
Китапханәче күп итеп китап укучы гаиләләрне дә мактап телгә ала.
– Мустаевлар гаиләсе авылда иң күп китап укучы гаилә дисәм дә ялгыш булмас, – ди китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова. – Әлеге гаиләдә өлкәннәр дә, балалар да китапка, иҗатка гашыйк.
Өч яшьлек Мәрьям дә, әкият укымыйча йокыга китми икән. Ул әтисе-әнисе белән бергә даими рәвештә китапханәгә килә. Китапларны да үзе сайлап ала.
– Мәрьям – ул безнең иң кечкенә китап укучыбыз. Ул кечкенә булуына карамастан, бик күп авторларны белә, – ди китапханәче.
Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова сүзләренчә, китапханәдә әле ремонт бара, шунлыктан бик күп чаралар музей бүлмәсендә оештырыла. Шулай ук атна дәвамында балалар бакчасында да, мәктәптә дә чаралар үтә. Балаларның язгы каникуллары шулай итеп, бик күңелле һәм файдалы үтә.
Фото: Эльвира Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев