Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Статистика хезмәте ир-атларның һәм хатын-кызларның хезмәт хакларын чагыштырачак

Татарстанстат 111 меңнән артык оешмадан мәгълүмат җыя.

Быел Федераль дәүләт статистика хезмәте ир-атларның һәм хатын-кызларның хезмәт хакларын чагыштырып караячак.

«Быел хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары төрле һөнәрләр, вазыйфалар һәм белем дәрәҗәсе буенча чагыштырылып, киң мәгълүмат эшләнәчәк. Шулай ук ир-атларның һәм хатын-кызларның хезмәт хаклары чагыштырып каралачак», — Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Татарстанстат 111 меңнән артык оешмадан мәгълүмат ала. Бүгенге көндә зур һәм урта предприятиеләрдәге хезмәт хаклары ай саен тикшерелеп тора икән.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/30-11-2021/statistika-hezm-te-ir-atlarny-m-hatyn-kyzlarny-hezm-t-haklaryn-chagyshtyrachak-5844187

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев