Салих авыл җирлеге авылларында искә алу митинглары үтте
Бүген районның барлык авыл җирлекләрендә дә искә алу митинглары үтте.
Салих авыл җирлегенә караган Яңа Чүте, Салих һәм Хансевәр авыллары халкы да Бөек Ватан сугышында ятып калганнарны искә алды.
Һәр авылда да искә алу чаралары авыл үзәкләрендә урнашкан обелиск- һәйкәлләр тирәсендә үтте.
Анда авыл авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты. Чараларның һәрберсен мәктәп укучылары чыгышлары бизәде.
Фото: Заһид Галләметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев