Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салих авылы халкы ифтарга җыелды

Салих авылында яшәүчеләр быелгы Рамазан аенда беренче тапкыр ифтар мәҗлесенә җыелды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан да оештырылды. Мәҗлескә барлыгы утызлап кеше килде.

Ифтар мәҗлесләре уртак булып, күмәк үткәргән вакытта тагын да күңеллерәк була.

– Мәҗлес табынын авылыбыздан чыккан, бүгенге көндә чит  шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз, авылыбызда бүгенге көндә яшәүчеләр ярдәме белән төзедек, – ди авылда китапханәче булып эшләүче Ләйсәнә Таһирова.– Мәҗлескә килүчеләргә тавык итеннән пешерелгән шулпада пешкән кискән токмачлы аш әзерләдек. Авылдашыбыз Зәйтүнә Фәхриева махсус үзбәк пылавы пешерде. Бик тәмле булды. Табын әзерләүгә Миләүшә Шәймәрданова, Зилә Вәлитова, Гүзәл Сәфиуллина, Тәслия Галиева кебек остабикәләребез ярдәм итте.

Ләйсәнә Таһирова сүзләренчә, киләсе елларда алар яшьләрне күбрәк җәлеп итеп тә оештыруны күздә тота.

Фото: Салих авылыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев