Әлегә урманга барырга ярамый
Җәмгыять

Әлегә урманга барырга ярамый

Республикада гражданнарның урманнарда булуына һәм анда транспорт чаралары белән керүгә чикләүләр кертелде.

Баулы урманчылыгы җитәкчесе Марат Бикбулатов сүзләренә караганда, шул хактагы карар 14 июльдә дөнья күргән. Анда язылганча, Татарстан урман фондының барлык территориясендә, шул исәптән Баулы урманчылыгы чикләрендә, 14 июльдән 3 августка кадәр 21 көн кешеләрнең урманга керүе тыела. Әлеге тыю Татарстан территориясендә янгын куркынычының дүртенче һәм бишенче классы күзәтелү белән бәйле.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев