Хәнсевәр авылында гомер итүче Рәйсә һәм Рәкыйп Газымовлар гаиләсе күпләргә үрнәк. Алар 62 ел бергә тормыш сукмакларыннан атлыйлар. Алар икесе дә кечкенәдән авыр тормышта үскән. Шулай булса да, кешелек сыйфатларын саклап, яхшылык эшләргә омтылып, матур гаилә корып, балаларына тиешле тәрбия, белем биргәннәр.
Рәкыйп абый булачак тормыш иптәшен урлап алып кайткан. Моннан 62 ел элек булган вакыйганы алар көлешеп искә алалар.
–Элек бит аулак өйләр була торган иде. Рәйсәнең күрше кызларына гына керергә тиеш икәнлеген алдан ук белә идем, – дип сөйләде Рәкыйп абый үзенең булачак тормыш иптәшен урлап алып кайтуы турында. – Ул кичне атымны кыңгараулар белән бизәп куйдым. Рәйсә миңа килергә риза икәнлеген чамалый идем. Каршы килмәячәген төгәл белдем. Шул кичне мин аны үзебезгә алып кайттым. Авылыбызның иң чибәр кызы иде ул! Аннан икенче көнне иртән әбине чәйгә дәштек. Шулай итеп яшәп киттек без.
Рәкыйп абыйның да, Рәйсә апаның да бала чаклары сугыш чорына туры килә. Бу вакытларны алар аеруча дулкынлану белән сөйлиләр.
– Ачлык, шәрәлек аркасында мин укый да алмадым, кияргә киемем юк иде, – ди Рәйсә апа. – Без үскәндә күп баланың язмышы шулай булды инде. Укырга сәләте булса да, укый алмый калды. Әни фермада эшли иде. Мин 1932 нче елда туганмын. Ул вакыттагы сәнәк сугышларын да хәтерлим әле мин. Әни үзебезне генә өйдә калдырырга курка иде. Шунлыктан без берникадәр фермада да яшәдек. Сәндрәдә без, аста дуңгыз балалары ята иде. Шулай кул арасына керә башлагач, мин дә әнигә ярдәм итә идем. Исемдә, мин кечкенә, көчем җитми. Егылам да, дуңгызлар мине сырып алалар, елыйм. Шулай үстек инде.
Рәкыйп абый да, Рәйсә апа да авырлыклар белән үсеп җитәләр. Рәйсә апа ятим булгач, яклаучысы булмый, авыр эшләргә – урман кисәргә дә, юл салырга да җибәрәләр. Бер эштән дә куркып калмаган Рәйсә апа һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, берничә ел авылда депутат итеп тә сайлыйлар аны. Рәкыйп абый Украинада авиация хәрби частендә 3 ел хезмәт итә. Аннан соң гомере буе туган колхозында терлекчелектә хезмәт куя. Ветеран сүзләренчә, ул эшләгән елларда колхозда сарыкларның баш саны гына да 7 мең башка җиткән чаклары булган.
Газыймовлар гаиләсе турында сюжетны пәнҗешәмбе көнне Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
Индира Сәйфуллина
Автор фотосурәте
Нет комментариев