Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайсы профессияләргә эш бирүчеләр күп акча түләргә әзер?

«Московский комсомолец», Халыкара эшне оештыру оешмасына сылтама белән, күп акчалы эшләрне санап чыккан. Сүз Россиядәге профессияләр турында бара.

Моңа кадәр бар да IT-өлкә турында гына язса, хәзер эш бирүчеләр «компьютерда эшли белә торган» кешеләрне генә эзләми.

Хәзерге вакытта Россия эчке туризмны үстерү юнәлешенә зур инвестицияләр кертә. Әмма шул ачыкланган – акча бар, ә белгечләр юк. Санаторий, кунакханә, пансионетта кунакларны кабул итә алырдай кешеләр юк. Ягъни, туризм өлкәсенә кагылышлы белгечләр кирәк. Шеф-поварга – ул әле югары класслы булмаса да, 70 мең тәкъдим итәргә әзерләр.

IT-өлкәсе дә элеккечә «күп акчалы» булып кала. Беренче чиратта импортны алыштыручы программалар һәм технологияләр әзерли белүчеләр кирәк.

Медицина өлкәсендә белгечләр сорала. Ковидка кадәрге шартлар әйләнеп кайтты – инфекционистлар берничә ел элекке кебек үк кирәкми. Гинекологлар һәм стоматологлар кирәк, диелә газетада.

Фармацевтика өлкәсендә даруларны җитештерүчеләр кирәк икән. Ә менә аптекаларда сатучылар ул кадәр үк түгел –бу вак аптекалар ябылып, эреләре барлыкка килү белән аңлатыла.

Абитуриентлар арасында сораштырулар исә иң популяр өлкә IT, аннан кала медицина, өченче урында инженерлар икәнен ачыклаган.

Әмма профессияләргә хезмәт хакы үзгәреп тора, ә белгечлекне гомерлеккә сайлыйсыз икәнне дә онытмагыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев