Исламда фотога төшү хупланамы?
Җәмгыять

Исламда фотога төшү хупланамы?

Замана шаукымыдырмы, соңгы елларда фотога төшү ешаеп китте. Кесә телефоннары ярдәмендә генә дә әллә нинди рәвешләргә кереп, тормышның һәр мизгелен мәңгеләштерә башладык.


Ислам дине тарафдарлары авызыннан хәләл түгел фотолар дигән төшенчә ишеткән бар. Сәясәт лидерлары, каһарман һәм эстрада йолдызларына соклану йөзеннән төшерелгән фотоларны әнә шулар рәтенә кертәләр дә инде. Үзенә күрә бу шәхесләргә табыну кебек кабул ителә.

Intertat.ru почтасына килгән сорауларны барлауны дәвам итәбез.


«Минем дус кызым мөселман кешесенә кияүгә чыкты. Намаз укый, догаларын да кыла. Баласы да туды. Кыскасы, бик матур гомер итәләр. Мин алар өчен шатмын. Тик менә ул кыз интернет челтәрендәге битенә көн саен баласын фотога төшереп, үзе селфи ясап элеп утыра. Муллаларыбыз бу гамәлгә ничек карый? Ислам динендә гомумән фотога төшәргә ярамый дигән фикер ишеткәнем бар иде. Нарасый балага күз тидерүләреннән дә куркам. Бу хакта үзенә дә әйткәнем бар.


Гүзәл Сәмигуллина, Казан».

Гүзәлнең соравына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:

- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтә: сурәт булган, эт булган йортка бервакытта да фәрештә кермәс, дигән. Шуңа күрә фатирларда эт тотарга ярамый. Ә фәрештәләр булмаган җирдә җеннәр була. Кайвакытта балабыз начар йоклый, диләр. Өйләренә бала өшкерергә дип барсаң, стена тулы сурәт...
Фотога төшәргә ярый, ләкин аны альбомда сакларга кирәк, стенага элеп куярга түгел. Интернетка килгәндә, андагы фотолар шунда саклана, ә компьютер сүндерелә, ягъни ул альбом вазыйфасын башкара килеп чыга. Бүгенге технологияләрне дә инкяр итеп булмый. Мәчетебезнең дә эшчәнлеген Инстаграмда күрсәтеп барабыз… Сурәтләрегезне стеналарга элмәгез, бу очракта тынычлык югала.


Нет комментариев