Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәптә “Аул да Ял” этник глэмпинг үзәк төзелә

Татарстанда, шул исәптән, үзебезнең Баулы районыннан чыкмый гына да ял итү өчен матур, истәлекле, тарихи урыннар байтак. Туристлар өчен табигать кочагындагы, кунак йортлары ягъни “Аул да Ял” этник глэмпинг үзәк форматында төзелгән корылмалар Исергәп авылында да барлыкка килде. Тиздән биредә экологик туризмны үз итүчеләр ял итә алачак.

Зөлфия Латипова тырышлыгы белән төзелеп килүче глэмпинг гаилә белән ял итү өчен планлаштырылган. Биредә яшәү өчен барлык шартлары булган йокы, аш бүлмәләре, юыну урыннары ясау төгәлләнеп килә. Ял итү зоналары ясала. Зөлфия Латипова сүзләренчә, барлык эшләргә 3 миллион сум акча каралган, шуның 1 миллион 300 меңе – грант акчалары.

“Баулы районында, читтән туристлар җәлеп итәр өчен, матур урыннар җитәрлек”, – ди Зөлфия Латипова. – Әлеге юнәлештә эш бара, тик аны бергәләп башкару гына нәтиҗәле булачак.

 Бүгенге көндә, туристлар өчен яшәү территориясен әзерләү белән бергә, каршы як елга буе зонасын ял итү урыннары буларак әзерләү дә зарур. Тик һәр эшне башкару акча мәсьәләсенә килеп туктала. Алга таба планнар зурдан, тик төзелеш материаллары, эшче куллар җитми.

Зөлфия Латипова сүзләренчә, киләчәктә спорт белән шөгыльләнү өчен баулардан ясалган парк булдыру теләге дә бар. Җитәкче күзаллавынча, этник глэмпинг үзәк җәй айларында беренче туристларны кабул итәргә әзер булыр, дип көтелә.

Бу хакта тулырак 14 апрельдә 19 сәгатьтә Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев