Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исергәп авылында яшәүче Шәмсигөл Хафизова 90 яшен тутырды

Өлкән буын кешеләрен юбилейлары белән котлап, өйләренә барып тәбрик итү матур гадәткә әверелде. 1927 елда Исергәп авылында туып, шунда үскән Шәмсигөл Шәйхулла кызын да авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин өенә барып юбилее уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шәмсигөл апа да яшьли колхоз кырларында тир түккән буын баласы....

Өлкән буын кешеләрен юбилейлары белән котлап, өйләренә барып тәбрик итү матур гадәткә әверелде. 1927 елда Исергәп авылында туып, шунда үскән Шәмсигөл Шәйхулла кызын да авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин өенә барып юбилее уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Шәмсигөл апа да яшьли колхоз кырларында тир түккән буын баласы. Сугыш вакытларын авыр хатирәләр белән искә ала.
- Минем ике бертуган абыем сугыш кырларында калды, үзем дә яшьтән бер рәхәт тә күрмәдем, - ветеран. - Җәй көне басуларда утау эше печән вакыты белән ялганып китә иде. Ике кызга бер ат бирәләр иде, силос базына атларга ашатырлык кышкылык запас әзерләп куя идек. Көч җитсә дә, җитмәсә дә эшләдек тә эшләдек. Бик "кыйналып" яшәдек, - ди ул.
Шәмсигөл апа сүзләренчә, ашау турында уйламас өчен дә бертуктамый эшләгәннәр алар.
- Колхозга эшкә чыккан кешегә бер стакан он биргән чаклар бар иде. Ачтан үлмәс өчен үлән җыеп кайтырга да өлгерә идек. Ул вакытта кырларда хәтта кычыткан, балтырган көпшәләре дә калмый, җыеп бетерәләр иде, - дип сөйләде ул.
Сугыш вакытлары, аннан соң да халык тиз генә хәл ала алмады, дип Шәмсигөл апа өзек-өзек шул чакларны күңелендә барлады.
- Кич җитсә, өйдә ут кабызырга курка идек. Немец фашистлары килеп, бомбага тотарлар кебек иде, тәрәзәләрне томалап бетерә идек... Безнең халыкны ничек кенә тилмертсәләр дә, бездә яшәү көче, яшәү теләге зур иде. Аллага шөкер, бүгенге тормышыбыз оҗмах бакчасы кебек. Балаларымның бәхете булсын, - дип үзе турында сөйләвен изге теләкләре белән йомгаклап куйды ул.
Шәмсигөл апа тормышка чыккач, гаиләсе белән Таҗикистан якларында да яшәп кайткан. Ул өч балага гомер биргән, бүгенге көндә өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев