Исергәптә сәламәт яшәү хакында сөйләштеләр
7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Әлеге көн кеше өчен иң кыйммәтле булган әйбер – сәламәтлекне кайгырту, аны саклау, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә. Мондый матур чараны Исергәп авылында да билгеләп үттеләр. Мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә “Яшел аптека” исемле мәгълүмати-күңел ачу чарасы оештырылды.
Сәламәтлек турында бүген генә түгел, ә көн саен кайгыртырга кирәк. Бу хакта чарага килүчеләр яхшы белә. Исергәп авылында яшәүче Миләүшә Әхтәмова шифалы үләннәр, җыю вакытлары, куллану һәм аларның үзлекләре хакында сөйләде.
Зөлфия Латипова тибет гимнастикасы, аның күнекмәләре, сәламәтлеккә файдасы хакында бәян итте.
Чарага Лилия Талипова һәм Ирек Тимаевның моңлы җырлары тагын да бәйрәм кәефе өстәде.
Сәламәтлек кичәсе төрле уеннар, викторина сораулары, сәламәтлек турында язылган китапларны карау һәм фикер алышу белән дәвам итте.
Фото: Лилия Талипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев