Гает бәйрәме нәсел җепләрен ныгыта
Җәмгыять

Гает бәйрәме нәсел җепләрен ныгыта

Мөселман халкының көтеп алган иң изге бәйрәмнәренең берсе Корбан гаете көннәре үтеп тә китте. Аны һәр кеше саваплырак, нәтиҗәле һәм ел буена истә калырлык итеп мәҗлесләр, изге эшләр белән үткәреп җибәрергә тырышты. Чыгышы белән Татар Кандызы – Сөләйман авылыннан булган Әнисә Гарипова гаиләсе дә әлеге бәйрәмне нәсел, буын очрашуы буларак итеп оештырганнар.

– Сөләйман авылына безнең ерак бабаларыбыз Пенза өлкәсеннән Пинзәк дигән авылдан күчеп килгәннәр, – дип сөйләде Әнисә Гарипова. – Беренче булып безнең нәселебезнең өлкән бабасы Бакый булган. Ул авылга управляющий итеп билгеләнгән. Бакый бабайның улы Мөхәммәтҗан булган. Мөхәммәтҗаннан Биктимер бабабыз туган. Биктимер нәселен Галиулла дәвам иткән. Галиулла бабабызның биш баласы – Нәгыймулла, Фатыйма, Хәтирә, Сәмигулла, Рәхмәтулла булган. Корбан гаете бәйрәме көннәрендә нәселебезнең шушы чит төбәкләрендә яшәүче биш туган балалары җыелуга ирештек. Җыелу урынын Татар Кандызы авылы “Гаһедия” мәдрәсәсе итеп билгеләдек. Бәләбәй, Октябрьский, Казан, Яр Чаллы, Белгород, Баулы шәһәрләреннән иллегә якын туганыбыз җыелып күрештек. Нәселебездән булып, инде безнең арада булмаган туганнарыбыз рухына хаслап догалар кылдык, хәер-сәдакаларыбызны калдырдык. Әби-бабаларыбызның каберләрен зиярәт кылдык. Татар Кандызы, Сөләйман авылларының башлангычы, тарихы, чишмәләре, урамнары, танылган һәм күренекле кешеләре турында искә алдык. Әлеге очрашудан соң, мондый бәйрәмнәребезне нәкъ менә мәчетләрдә җыелып үткәрү күңеллерәк, яктырак дигән нәтиҗәгә килдем. Безгә ярдәм иткән, дөрес юл күрсәткән авыл хәзрәтләренә дә рәхмәтебез чиксез.

Индира Сәйфуллина


Нет комментариев