Татарстан Республикасында яшәүче биш меңнән артык гаилә 10 мең сумга кадәрлек ана капиталының калган өлешен акчалата алган.
Ана капиталының калган өлешен алу тәртибе гаиләнең мохтаҗлыгына һәм балаларның яшенә бәйсез рәвештә эшли. Түләү күләме мөрәҗәгать итү көненә сертификатта калган 10 мең сумга кадәрлек фактик суммага туры килә. Бу акчаларны гаилә үзе теләгән теләсә нинди максатларга куллана ала.
Түләүне алу өчен сертификат хуҗасына ике юл бар: «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн гариза бирү яки Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итү. Гариза карау срогы 12 эш көне тәшкил итә, аннан соң акчалар 5 эш көне дәвамында исәп-хисап счётына күчерелә.
Мөһим деталь: гаризаны тутырганда сертификат хуҗасының шәхси исәп-хисап счётын күрсәтергә кирәк. Акча иренең, хатынның яисә башка туганнарның счётына күчерелми.
Сертификатта нинди сумма калганын мөстәкыйль рәвештә белергә мөмкин: «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинеттагы өземтә аша яисә Социаль фонд бүлеге һәм күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үтте:
«Быел беренче балага ана капиталының күләме — 728 921 сум, икенчесенә — 963 243 сум тәшил итә. Акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, тупланма пенсиягә яки өч яшькә кадәрге балага айлык түләүгә кулланырга мөмкин. Сертификатта 10 мең сум күләмендә акча калган очракта, гаилә аны берьюлы ала һәм үзе теләгәнчә куллана ала».
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда — ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмда табып була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Төбәк линиясе тәүлек буе эшли — 24/7, шалтырату бушлай.
Нет комментариев