Күптән түгел генә койка ясадым. Аны әзерләгән вакытта сөякле итне яки зур малның аяк итен сөякләреннән аралыйсы. Менә шул аяк сөякләрен аралаган вакытта, кинәт кенә, әтием сөйләгәннәр искә төште. Моннан берничә дистә ел элек, мондый сөякләр балалар һәм яшүсмерләрнең яратып уйнаган уенчыгы булган бит.
Күп уйлап тормадым, әлеге сөяк-уенчыкларның фотосын социаль челтәрдә шәхси битемә куйдым. Әлеге борынгы уенны уйнаучылар күп булган икән бит! Озак та үтмәде, бик күп райондашларым үзләренең хатирәләре белән бүлеште. Хәтта кунакка чакыручылар да байтак булды. Шул сөякләрне күтәреп, Хәнсевәргә Газымовларга һәм Баулыда яшәүче Салиховларга барасым бар...
Әтием Камил Шәмсуаров Исергәп авылында туган. Аның сөйләве буенча, алар мондый сөякләр белән “Чәбәй” уены уйнаганнар. Зуррак сөякләр – “атабай”, ә кечкенәләре – “инәбай”. Шул сөякләрне бер рәткә тезеп куеп, берничә метр ераклыктан таяк белән ыргытып, ектырырга кирәк булган.
Ә әнием Сырдарья Татар Кандызы авылыннан. Алар бу уенны “Гузна” дип атаганнар. Уен тәртибе шулай ук булган.
Әти һәм әнием сүзләренчә, мондый сөякләрне табу да бик авыр булган. Аларны, еллар буе югалтмыйча, саклап кына уйнаганнар.
Әлеге борынгы уен, аның тәртипләре буенча социаль челтәрләрдә дә сораштыру язып куйган идем. Җавап һәм комментарийлар шактый булды.
Зәрия Салихова:
“Тормыш иптәшем Әхәт уйнап үскән уен икән бу. Безгә кил, шул сөякләрне дә ал үзең белән, Әхәт абыең, уйнап күрсәтермен, ди”.
Римма Яруллина:
“Бездә, Чүтедә бу уен “Чәмәй”ле уены дип атала! Без аны хәзер дә, Сабан туенда кызык өчен, уеннар исемлегенә кертеп, уйнатабыз. Бу сөякләрне буяп, алдан әзерлибез. Уен өчен җаваплы кеше – Рәйхан Габидуллин. Әлеге борынгы уен турында аңардан сорасагыз, энәсеннән алып җебенә кадәр сөйләп бирәчәк”.
Дамия Әхмәтшина:
“Минем үземнең “гузна” лы уйнаганым булмады. Ләкин югары оч малайлары уйныйлар иде. Сөякләрне бер рәткә горизонтально тезеп куялар. Берничә метр ераккарак алга китеп, такта кисәге белән төзәп ыргытып җибәрәләр иде. Гузнаны аударса, шул җиңгән була. Шулай хәтердә калган”.
Асия Зыярова:
“Әлеге борынгы уенны искә төшергәнегез өчен зур рәхмәт. Без дә уйнадык аны, без “клюк” суга идек. Мәгьнәсен дә аңлап бетерми идек, шулай атала иде. Таяклар белэн суга идек, кем тигезә ала, шул җиңүче була иде”.
Зәрия Сафиуллина:
“Безнен Шалтыда, Кандыздагы кебек, “Гузна”лы уены дип атала иде. Ә менә Яңа Чүтедә “Чәмәй” уены дигәнне ишеткәнем булды. “Гузна”лы бөтен бала уйный иде: кызы да, малае да. Кемдә гузна кубрәк, шул бала бай булып чутлана иде әле. Дамия Әхмәтшина язганча уйный идек инде яз көннәрендә, жир кардан ачылган вакытларда…Ә “клюк”ле уйнау кыш көннәрендә була иде”.
Автор фотосурәте
Нет комментариев