Бинаны ремонттан соң август аенда ачарга планлаштыралар.
Бөгелмәдә «Архивларны капиталь ремонтлау» программасы буенча бина ремонтланачак, анда беренче тапкыр муниципаль архив ачыла. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Ремонтка республика бюджетыннан 8,9 млн сум акча юнәлтелгән. Бүгенге көндә эшләр 98 процентка башкарылган.
Фото Бөгелмә муниципаль районы сайтыннан
Нет комментариев