Әбиләр чуагы Татарстанга салкыннардан соң гына киләчәк
Җәмгыять

Әбиләр чуагы Татарстанга салкыннардан соң гына киләчәк

Бу сентябрьнең икенче яртысында гына булачак. Бу хакта КФУ метеорологы Юрий Переведенцев белдерде.

Салкыннарның сәбәбе-арктик һава массаларының бәреп керүе, шуңа республика салкынлык үзәгендә калган. Хәзерге вакытта республикада температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк.

Әбиләр чуагы вакытында кояшлы, коры, аяз һава торышы булачак. Көндез температура 20 градуска кадәр җылы һәм хәтта югарырак булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев