Бүген – “мобиль телефон”ның туган көне
Җәмгыять

Бүген – “мобиль телефон”ның туган көне

3 апрельдә бөтен дөньяда рәсми төстә мобиль телефонның туган көне билгеләп үтелүен белә идегезме әле? Нәкъ менә шул көнне 1973 елда хәзерге мобиль телефоннарга башлангыч биргән беренче портатив телефон тәкъдим ителгән.

Билгеле, әлеге датаны мобиль телефон җитештерүчеләр генә актив билгеләп үтә. Шулай да хәзерге цифрлы техника заманында, һәркемнең кулыннан мобиль телефон төшмәгән гасырда, һәркайсыбыз әлеге бәйрәмгә игътибар итәргә хаклыдыр, мөгаен.

Миңа калса, мобиль телефон кешелек тарихында уйлап табылган иң яхшы нәрсә. Ул безгә меңләгән чакрым аша туганнар белән элемтәдә торырга, интернетка чыгарга, социаль челтәрләрдә аралашырга, хәбәрләр язышырга, видео карарга, музыка тыңларга мөмкинлек бирә.

Хәзерге заман балалары кайчандыр үткәргечсез элемтәнең фантастика булуын күз алдына да китерә алмыйдыр. Мәсәлән, мин балаларыма элек стационар телефоннарның да һәр өйдә булмаганлыгын, бала чагыбызда мобиль телефоннарны хәтта күз алдыбызга да китерә алмавыбыз турында сөйләсәм, гаҗәпкә калалар. Ул заманнарда зур шәһәрләр урамнарында бары телефон будкалары гына тора, алар урамда  бердәнбер элемтә чарасы иде.

Хәзер исә тормышыбызны мобиль җайланмалардан башка күз алдыбызга китерүе кыен. Күпләр сәгатьләр буе смартфон каршында  утыра, ул хәтта компьютерны да алыштыра. Автомбуста барамы, машинадамы, җәяүме – бар кеше кулында кәрәзле телефон хәзер.

Мобиль телефоннарның файдасы һәм зыяны хакында сүз куертып тормыйбыз. Бу бик тә бәхәсле мәсьәлә, бу уңайдан һәркемнең үз фикере булырга мөмкин. Бары мобиль телефоннар белән бәйле кызыклы фактларга гына тукталып үтәбез:

  1. “Смартфон” термины беренче тапкыр кулланылышка 2000 елда яңа телефонны рекламалау өчен кертелгән.
  2. Япониядә телефоннарның 90 проценты дымнан саклый торган корпуста чыгарыла. Чөнки Япония яшьләре телефоннан хәтта ваннада һәм душта да аерылмый.
  3. Мобиль телефоныңны югалтудан, элемтәдән мәхрүм калудан курку номофобия дип атала. Әлеге термин 2010 елда мобиль элемтә кулланучыларның гадәтләренә багышланган тикшеренүдә телгә алынган. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек телефоннарын югалтканда, батареясының зарядкасы яки счётта акчасы беткәндә яки ул мобиль элемтә тотмый торган зонага эләккәндә, курку хисе кичерүләрен әйткәннәр.
  4. Берләшкән милләтләр оешмасының 2013 елда дөнья күргән докладыннан күренгәнчә, җиде миллиард кешенең алты миллиарды мобиль телефонга ия, тик аларның 4,5 миллиарды гына лаеклы санитар-гигиена шартларында яши.
  5. Финляндиядә, Бельгиядә һәм башка кайбер илләрдә мобиль телефон ыргыту популяр спорт төре санала. Әлеге дисциплина буенча 2014 елда уздырылган чемпионатта дөньякүләм яңа рекорд куела – 110,42 метр.

Фото https://pixabay.com


Нет комментариев