Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә язалар

Укучыларыбыз борчыган сораулары белән безгә мөрәҗәгать итәләр

Юл төзекләндерелсен иде

Мине ПТС районында урнашкан гаражларга илтүче юл борчуга сала. Ел саен, кыш көне, юлдагы карны трактор белән эттереп, аны юл кырыена өеп калдыралар. Яз көне, кар эрегәндә, асфальт өстенә су җыела. Машиналар судан йөри, ә җәяүлеләр гаражларга карлы яки сулы урыннардан барырга мәҗбүр була. Җәен һәм көзен ул юл участогында яңгыр суы тоткарлана, чөнки су агып китәр өчен каналлар юк. Ә бит юлның бу участогында яңгыр каналлары ясау мөмкинлеге бар – ярдәм кирәк. Зур тизлектә узып китүче машиналар да күңелгә шик сала: я су чәчрәтәләр, я бәреп китүләре мөмкин. Минем үтенечемне игътибарсыз калдырмавыгызны үтенәм.

Нәсимә Әбүдәрова,

Баулы шәһәре

Әлеге мөрәҗәгатькә  Баулы шәһәре башкарма комитетыннан җавап:

– Баулы шәһәренең урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре ел саен уздырыла. 2022 елда әлеге участокта чокырларны ремонтлау эшләре планлаштырылган. Юл өслеген капиталь ремонтлау эшләре киләсе елда, өстәмә финанс ярдәм булганда каралачак.

 

Шәһәребез үрнәк булсын

Безнең Баулы шәһәре аша данлыклы Казан – Оренбург автомобиль юлы үтә. Биредән көне буе күпме машина уза. Мине трасса буендагы чүп- чарның күп булуы борчуга сала. Дөрес, 27нче микрорайонда трасса буе чистартылды, ә менә “Атлант” кибете артындагы бакча эченә карасаң, анда чүп оясы, нәрсә генә юк анда. Аннары “Атлант” кибетеннән Пушкин урамына кадәр тротуар буендагы агач яфраклары тирә-юньне ямьсезли. Тагын Пушкин урамыннан автовокзалга кадәр Салих Сәйдәшев урамы буйлап та чүп-чар бихисап. Элек тротуар янындагы бордюрларны ап-ак итеп буяп куялар иде, быел анысы да эшләнми. Дөрес, микрорайондагы спорт залы янында бордюрлар агартып куелды.  

Габдулла Хәлимов,

Баулы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев