Бөек Ватан сугышында Хәнсевәр авылыннан 181 ир-егет катнашкан. Илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә киткәннәрнең 113е туган якларына кире әйләнеп кайтмаган.
Берәүләренең яу кырында һәлак булулары турында хәбәрләре килсә, күп кенә авыл кешеләре якыннары нинди язмышка дучар булуын белә алмаган. “Хәбәрсез югалган” – сугышка китүчеләр исемлегендәге күп фамилияләр янында шундый тамга торган һәм әле дә тора бирә. Шушы хәбәрсезлек, билгесезлек бер караганда якынарына бәлки исәндер, дип өметләнергә мөмкинлек бирсә, икенче яктан караганда гомерлек газапка дучар иткән. Кайда аның кадерле кешесе? Һәлак булып, җәсәде тиешенчә җирләнмичә кайдадыр ятамы, әллә, әсирлеккә эләгеп, чит җирләрдән кайта алмый калганмы...
1941 елны 19 яшендә тугыз айлык улын кочагына кыскан килеш ире Ярулланы озатып калган Хәмидә Вәлиевага шундый билгесезлек гомере буена тынгы бирмәгән. 1943 елда Ярулласыннан хатлар килү туктаган. Үлем хәбәре дә килмәгән, исән булуы да билгесез. Батыр йөрәкле, көчле һәм нык характерлы иренең һәлак булуына ышанасы килми аның, йөрәк әрнүләрен басу өчен төрле легендалар уйлап таба. “Сугышта имгәнгәдер ул, безгә мескен хәлдә күренәсе килмидер”, – дигәне төп версия була. Белә бит иренең холкын. Ә үзе, хәсрәтле уйларны куып тарату өчен, бөтен көчен биреп колхоз эшендә эшли. Хезмәт алдынгысы, бригадир була, халык депутаты итеп сайлана...
Хәнсевәрдән Закир һәм Мәликә Вәлиевлар сугышка биш улларын озаталар. Өйдә яшь килен – уллары Ярулланың хатыны Хәмидә һәм Рамис исемле кечкенә онык белән калган ата-ана улларыннан хәбәр көтеп яши. Өч улларыннан хатлар килми башлагач та, төшенкелеккә бирелмәскә тырышалар. Үлгән хәбәрләре юк бит, димәк исәннәр. Сугыш бит ул, югалырга да мөмкин хатлар, аны язарга вакытлары да булмаска мөмкин... Сугыш беткәч исәнәре – Мәхмүт белән Мөнир кайта, Мирхатим, Ярулла, Хаҗигали турында гына бер хәбәр дә булмый. 25 ел киленнәре Хәмидәнең кадер-хөрмәтендә яшәп, бакыйлыкка күчкәнче, соңгы сулышларына кадәр уллары турында хәбәр көтәләр...
Ярулла Вәлиевның 1943 елның 27 октябрендә Белоруссиянең Ледешня авылы янында һәлак булуы турында хәбәр Хәмидәгә Җиңү бәйрәмен илленче тапкыр бәйрәм иткән язда гына килеп ирешә. Ул вакытта аңа тормыш иптәшенең исеме, кайчан һәм кайда һәлак булуы язылган Хәтер китабын тапшыралар. Ул көнне Ярулла белән Хәмидәнең бердәнбер уллары Рамисның хатыны Мәдинә болай дип искә ала:
– Инәй китапны кулына тоткан килеш, озак кына утырды да, без күрмәсен дигәндәй, күз яшьләрен сөртеп, “Үлгән икән... Ә миңа барыбер исәндер кебек тоела”, – дип әйтеп куйды... Инәй эшкә батыр булды, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Мин килен булып төшкәч тә, туп-тары әйтте: “Балалар тугач, үзең карарсың, килен. Минем картлыгым бар, миңа эшләргә кирәк”. Олыгайган көнендә әти өчен аның пенсиясен арттырдылар.Ул аны алганда, Яруллам мине ашата, ярдәм итә, дип әйтә иде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә “Хезмәткә дан” редакциясенә Белоруссиянең Могилев районы, Дрибин поселогыннан Елена Шутова язып җибәргән түбәндәге эчтәлектәге хат килде: “Безнең поселокта туганнар каберлеге бар, анда 500дән артык сугышчы җирләнгән. Күптән түгел исемнәре мәңгеләштерелмәгән 11 кешенең исем-фамилияләрен ачыкладык. Аларның берсе Баулы районы Хәнсевәр авылыннан Ярулла Закир улы Вәлиев. Хатыны Вәлиева Хәмидә. Ярулла Закировичның туганнарын эзлим, бәлки алар аны эзлидер. 9 майга кадәр һәлак булган егетләрнең фамилияләре гранит ташка язылачак”.
Мондый хатлар бик еш килми. Аны укып чыгу белән без составына Хәнсевәр авылы да кергән Салих авыл җирлегенә шалтыраттык. Озак та үтми, безгә авылда Ярулла Вәлиевның улы Рамис Закиров яшәве турында хәбәр килде. Шатлыклы хәбәрне без тиз арада Елена Шутовага да җиткердек. Интернет, мобиль элемтә ярдәмендә, аның белән иркенләп аралаша алдык. Хәнсевәргә баргач, Рамис Закировка сөйләр өчен безгә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк иде.
Елена Шутова инде шактый еллар эзтабарлык белән шөгылләнә икән. Үзе хәрби һөнәр иясе, хәзерге вакытта отставкада.
– Бездә Бөек Ватан сугышы эз калдырмаган урын юк. Безнең төбәктә фронт тугыз ай торган. Дрибинны һәм якын-тирә авылларны азат иткәндә 500дән артык сугышчы һәлак булган. Алар безнең җиребезне азат итүчеләр, безнең өчен изге кешеләр. Аларның каберләре – изге җирләр. Без аларны һәрвакыт карап, чистартып торабыз. Балалар да кече яшьтән үк моны белеп үсә, – ди Елена Ивановна.
Сугыштан соң авыллар янында бик күп кечкенә калкулыклар – һәлак булган солдатларның каберләре кала. Ледешня авылы тирәсендә шундый 31 кабер була. Авыл кешеләре соравы буенча, 1947 елны һәлак булучыларның җәсәдләрен Дрибин поселогындагы туганнар каберлегенә күчереп җирлиләр. Каберлек өстенә очына кызыл йолдыз куелган пирамида формасында һәйкәл куялар. 1960 елда яңа һәйкәл һәм мемориаль плитәләр куела, ә Җиңүнең 40 еллыгына каберлектә бүгенге көнгә кадәр торучы һәйкәл һәм ил өчен башларын салган сугышчыларның исемнәре язылган мемориаль плитәләр куялар. Аларда Ледешня янында һәлак булучыларның егермесенең исеме генә язылган була. Эзтабар Елена Шутова калган 11 сугышчының исемен ачыклап мәңгеләштерүне үзенә максат итеп куя. Бүгенге көндә Ледешня авылы таралып беткән булса да, ул элек шунда яшәгән өлкән яшьтәге кешеләрне эзләп таба. Алар беренчел җирләү урыннарын күрсәтәләр. Кешеләр күрсәткән каберлекләр урнашу тәртибен архивтагы һәлак булучыларны исәпләү кенәгәсе мәгълүматлары белән чагыштырып, калган 11 сугышчының да исемен ачыклыйлар.
Бүгенге көндә, Елена Шутова мөрәҗәгате буенча, Дрибин район башкарма комитеты әлеге сугышчыларның, шул исәптән Ярулла Вәлиевның исемен мәңгеләштерү турында карар чыгарган. Җиңүнең 75нче язында рәхмәтле Беларусь халкы аларның исемнәре язылган гранит плитә янына да чәчәкләр куячак, баш иячәк.
Хәнсевәрдә яшәүче Рамис Закировка Бөек Ватан сугышы башланганда тугыз ай гына булган. Әтисен ул берничә фотосурәт һәм әнисе сөйләгәннәр буенча гына күз алдына китерә. Сугышта хәбәрсез югалган әтисенең язмышы турында төгәл мәгълүмат шушы көннәрдә Беларусьтан килде
Автор фотосурәте
Нет комментариев