Баулылы Римма Яруллина пирог пешерү серләре белән уртаклаша
Җәмгыять

Баулылы Римма Яруллина пирог пешерү серләре белән уртаклаша

Татар халкының бәйрәм табынына матур итеп бизәлгән пироглар да ямь өсти. Һәр хуҗабикәнең үзенең камыр кую рецепты, бизәү һәм пешерү ысулы бар. Баулыда яшәүче Римма Яруллинага да пироглар пешерү буенча тиңнәр юк.

Римма ханым без килүгә ике пирогын әзерләп пешереп куйган иде. Ә өченчесен безгә күрсәтеп ясый-ясый аңлатып үтте.

– Пирог пешерүгә бер өйрәнсәң, аны ясыйсы гына килеп тора, – ди ул. – Күчтәнәчкә алып барырга да, бәйрәм табыннарын бизәргә дә бик матур бу ризык, тәмле дә.

Римма Яруллина үзе генә белә торган рецепт серләрен безнең белән дә бүлеште.

– Зур гына бокалга яртысына су, яртысына сөт  салам. Җылымса булырга тиеш, – дип аңлатты ул. – Шуңа ике аш калагы шикәр комы, бер аш калагы төбәләмә итмичә генә коры чүпрә өстим. Шуны болгатып,  якынча егерме минутка җылы урынга куям. Чүпрәсе эрергә тиеш. Күбекләнә башлагач, бер йомырка, ярты аш кашыгы тоз, биш аш калагы сыек май салам һәм йомшак кына камыр басам. Ярты сәгать кабара. Әлеге камырдан 26 сантиметр диаметрлы табага ясар өчен өч пирог чыга. Камыры бер, ә эчлекләрен төрле итәм.

Римма Яруллина безгә эремчек белән киви, каймак белән коелган җиләкләр һәм киптерелгән җимешләрдән эшләнгән пироглар ясап күрсәтте. Чынлап та, әлеге камырдан өч пирог чыкты.

– Эремчек һәм кивидан пирог ясау бик гади. Эчлек өчен мин кибеттән эремчек сатып алдым, аңа бер йомырка, тәменчә шикәр комы өстим. Эчлекне тигез итеп камыр өстенә ягабыз аның өстенә изелгән кивины юка гына тигез итеп шулай ук җәябез. Кивиның төсе ямь-яшел булсын дисәгез, бераз яшел төс өстәр өчен, буягыч кулланырга мөмкин.

Киви белән ясаган пирог аеруча матур булды. Аның өстенә хуҗабикә, камырдан кисеп, чәчәкләр һәм яфраклар тезеп чыкты.

Пирогның башка төрләрен ясарга өйрәнү серләрен тулысынча  “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

 


Нет комментариев