“Баулы-информ” хәбәрчесе мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән Илнур Нәфыйков белән очрашты. Ул хәрбиләрнең нинди кыенлыкларга юлыгулары, экстремаль шартларда үзара ярдәм итешүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Мобилизация
2022 елның 21 сентябрендә өлешчә мобилизация игълан иттеләр, ә инде 22се көнне Илнурга повестка килә – хәрби комиссариаттан эш урынына шалтыраталар. Аның бу вакытта бораулаучы булып эшләгән чагы. Икенче көнне Илнур хәрби комиссариатка бара, ә анда исә тиз арада җыенып килергә кушалар. Иренең махсус хәрби операциягә алынуын, күпмедер вакытка аерылып торачакларын белгәч, хатыны Эльвира, башкалар кебек үк, күз яшьләрен тыя алмый. Шулай да, тиз арада тынычлана һәм иренә җыенырга булыша. Сүз уңаеннан, Илнур иң кирәкле әйберләрне генә алырга өлгерә, чөнки көндезге сәгать икедә инде аны, мобилизацияләнгән башка баулылар белән бергә, Казанга алып китәләр.
– Казанда безне “Экспо”га урнаштырдылар. Без анда бер ай чамасы тордык, әзерлек уздык. 5 ноябрьдә, чикне узып, махсус хәрби операциягә юл тоттык, – дип искә ала сугышчы. – Башта без Сватово-Купянск юнәлешендә булдык, безнең бурыч шушы территорияне саклау иде. Анда, нигездә, кырлар, төрле корылмалар да очрый. Без, позицияне ныгыттык һәм кыр шартларында яшәдек.
Ир-ат искә алганча, алар ноябрьдә Луганск өлкәсенә барып җиткәндә, көннәр җылы була әле. Тик тора-бара суыта башлый, дымлылык шактый проблема тудыра. Шундый шартларда яшәсә дә, Илнур бер тапкыр да чирләми.
– Мин шуны сизеп алдым: организм авырырга ярамагын аңлый кебек, хәтта җиңелчә борын тыгылу да булмады. Ә Баулыда мин, мәсәлән, елга бер чирләп ала идем, – ди сугышчы.
Шунысын әйтү урынлы булыр: Илнур һөнәре буенча хәрби, армиягә киткәнче хәрби училище тәмамлый. Ягъни, махсус хәрби операциягә алынганчы, 11 сыйныфтан соң Казан югары хәрби-команда училищесына укырга кереп, мотоукчы белгечлеген сайлый. Уку дүрт ел дәвам итә, һәм аны тәмамлагач, Илнурны Алтай краена хезмәт итәргә җибәрәләр. Ул анда, 2010 елда армиядә кыскартулар башланганчы, бер елдан артык була. Хезмәт вакытында өлкән лейтенант дәрәҗәсенә ирешә, ә соңрак, ярты елдан соң махсус хәрби операция зонасында капитан званиесен ала. Армия тормышының зур җаваплылык таләп иткәнен Илнур башкаларга караганда да яхшырак аңлый, чөнки капитан дүрт взводтан торган рота белән идарә итә.
Үзенең подразделениесе белән командалык иткәндә, Илнур үзенең төп бурычы солдатларның сугышчан әзерлеген һәм мораль халәтен саклау икәнлеген яхшы аңлый.
– Уставта бөтен вазифалар да язылган, ә чынлыкта, аларга өстәп, барысы да тәртиптә булсын өчен, составның сыйфатын һәм торышын да контрольдә тотарга кирәк, – ди Илнур. – Моннан тыш, без сугышчан бурычларны үтәргә әзерлек дәресләре дә уздыра идек. Өстәвенә, солдатларга мораль яктан да ярдәм итәргә кирәк. Шул ук вакытта мин барлык оештыру эшләре өчен җаваплы идем – туклану, ял, бурычларны билгеләү мәсьәләләре өчен. Барлык солдатларга да ашау һәм ял итү мөмкинлеге булдырырга кирәк иде. Кеше робот түгел бит. Алгы сызыкка чыгу бөтен кеше өчен дә куркыныч. Оборона булсынмы, һөҗүмме, ротация булсынмы – барысы да тиз бара.
Ышанычлы тыл
Туклану мәсьәләсенә килгәндә, солдатларның кыр кухнясы була, һәм еш кына Татарстаннан, шул исәптән Баулы районыннан, гуманитар посылкалар килеп тора. Анда Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәиров та берничә мәртәбә бара – битараф булмаган барлык баулыларның уртак тырышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәмне илтә һәм сугышчыларга нәрсә кирәклеге белән кызыксына. Якташларының игътибары һәм кайгыртуы сугышчыга ышаныч һәм көч бирә, шул исәптән фронттагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
– Сугышчыларга булышучы бар кешегә зур рәхмәт, – ди Илнур.
Гаиләсенең авыр чакта терәк булуы да көч биргән аңа. Тормыш иптәше һәм улы белән атнасына бер мәртәбә генә булса да телефоннан сөйләшергә тырышкан ул. Ә бу алгы сызыкта һәрвакытта да мөмкин хәл булмаган. Берничә минут кына булса да аралашу туганнары өчен алтынга тиң булган. Кыска вакытлы аралашулар сугышчыга да, гаиләсенә дә көч биргән.
Авырлыкларга карамастан, Илнурның тормыш иптәше Эльвирага гаять көчле рухлы булырга туры килгән. Ул, иренә хезмәттә кирәкле бөтен нәрсәне булдырырга тырышып, аңа актив рәвештә ярдәм итеп торган. Мобилизация буенча алынган башка сугышчыларның хатыннары белән бергә ярдәм төркеме төзегәннәр һәм гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнгәннәр. Нәкъ менә алар, башкалардан аермалы буларак, алгы сызыкта ирләренә нәрсә кирәклеген яхшы беләләр.
Дуслары да читтә калмый, солдатларга кирәкле әйберләр җыялар – кием-салымнан алып, медицина кирәк-яракларына кадәр.
Өстәвенә, Эльвирага көнкүреш мәшәкатьләрен дә хәл итәргә туры килгән, ә шәхси йортта эш җитәрлек – җитеш кенә.
– Махсус хәрби операциягә кадәр мин эшләгән эшләрнең барысы да тормыш иптәшемә калды. Ул барысын да башкарды. Дусларга да зур рәхмәт, аны берүзен калдырмадылар. Кар көрәргә, утын китерергә, ярырга булыштылар, – ди Илнур.
Яралану
Алгы сызыкта сугышчылар күп санлы хәрби бурычлар белән очраша, шуларның берсе – һөҗүмгә күчү. Илнурга да шундый зур операцияләрдә катнашырга туры килә. Ул, 106 солдаттан торган ротасын да кертеп, меңнән артык кеше катнашкан күләмле хәрәкәтләр турында сөйләде. Нәкъ шунда аның аягы каты яралана.
– Бу Польша миномёты иде. Гадәттә, миномётлар тавышын ишетәбез, алар сызгыра, әмма бу очракта тавыш бөтенләй башка иде: шартлау гына ишетелде, анысы да якында, соң иде инде, – дип искә ала Илнур. – Нәтиҗәдә мин җәрәхәтләр алдым. Кызганычка каршы, минем яндагы взвод командиры шунда ук һәлак булды. Бу иң куркыныч момент булды. Миңа бәхет елмайды –исән калдым.
Иптәшләре тиз арада эвакуация оештыра һәм яралыларга беренче ярдәм күрсәтелә.
– Сугышчан иптәшләрем югалып калмадылар, зур рәхмәт аларга. Тиз арада чарасын күрделәр, – ди Илнур. – Шунда ук мин үзем аягыма жгут салдым, промедол уколы ясадым, бу белемне мин Казанда укыганда алган идем. Безгә мондый хәлләрдә ничек тиз эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Бу күнекмәләр автоматизмга кадәр барып җиткән иде. Әлеге белемнәрне белмәсәм, күп кан югалтып, көчле авырту шогы алган булыр идем. Аннары иптәшләрем йөгереп килделәр, тиз генә ярамны бәйләделәр. Эвакуация озак барды, ерак барасы иде. Күз алдына китерегез: урман буйлап барасың, бөтен җирдә агачлар, өстәвенә сукмактан тайпылырга ярамый – һәр җирдә мина булырга мөмкин.
Исән калган сугышчылар эвакуация пунктына юл тота. Ә анда инде аларны тәҗрбәле фельдшерлар көтеп тора. Илнур сөйләвенчә, һәрвакытта да, теләсә нинди хәрби бурыч алдыннан, эвакуация пункты оештырылган.
– Анда тәҗрибәлерәк фельдшерлар медицина ярдәме күрсәттеләр, яраларны тектеләр, капельница куйдылар һәм алга таба эвакуацияләргә әзерләделәр. Аннары мине вертолёт белән Белгородка алып киттеләр. Соңрак мине комиссияләделәр, – дип сөйләде сугышчы.
Илнурның ярасы авыр булып чыга, аяк мускулларына һәм нервыларына зыян килә. Ул озак вакыт Подольск хәрби госпиталендә дәвалана.
– Фронт мине артык үзгәртте дип әйтә алмыйм, – ди Илнур. – Холкым шул ук калды. Госпитальгә баруга, минем белән психологлар эшләде, аның да файдасы булгандыр. Берничә шәһәр госпитальләрендә барлыгы бер ел чамасы яттым. Куркыныч төшләр кергәли, билгеле.
Яралары әле дә үзен сиздерә, аягының тулысынча кайчан төзәлеп бетәчәге билгеле түгел. Илнур хастаханәдә дәвалануын дәвам итә һәм махсус учреждениеләрдә тернәкләнү уза.
– Бу яктан барысы да яхшы. Марат Ильясовка зур рәхмәт. Атнага 2-3 тапкыр “Мин булдырам” үзәгендә шөгыльләнәм. Инструкторлар бик әйбәт, булышалар. Үзәктә дустанә мохит – килеп керүгә үк уңайлылык сизелә, – ди Илнур Нәфыйков.
Нет комментариев