Баулыларны ачык бассейн эсселектән коткара
Җәмгыять

Баулыларны ачык бассейн эсселектән коткара

Җәйге эссе көннәр дәвам итә. Шәһәр халкының күпчелеге эсселектән котылыр өчен ачык бассейнда су коенырга килә. Алар арасында чит шәһәрдән килүчеләр дә шактый.

– Без Туймазы шәһәреннән килдек, – дип үзе белән таныштырды Рим Йосыпов. – Баулыда мондый матур һәм уңайлы ял итү урыны барын быел гына интернеттан күреп белдек. Башка елларда без Әлмәт яки Лениногорск якларына бара идек. Биредә табигате матур, бассейн тирәсе төзек, чиста. Бигрәк тә суның чиста булуы ошады. Рәхәтләнеп су кереп, ял иттек. Бераздан шәһәрне карарга чыгабыз.

– Бүген без төшке аштан соң ял итәргә чыктык, рәхәтләнеп су коенабыз, – ди берничә оныгын иярткән Антонина Матысяк. – Җәйне рәхәтләнеп су коенып үткәрәбез. Бассейн – безнең иң яраткан урын.

Әдәп белән ял итүчеләр арасында тәртип бозучылар да бар. Бу хакта коткару-сак бригадасының тавыш көчәйткеч аша кисәтүләре аша аңлап була.

Алексей Федоров шәһәрнең ачык бассейнында  өченче ел коткаручы булып эшли. Башка елларга караганда быел ял итүчеләр аеруча күп. Коткаручылар сүзләренчә, ачык бассейн тирәсенә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш тә килүчеләр шактый. Аларны суга кертмәс өчен коткару-сак бригадасына байтак көч түгәргә туры килә.

– Бассейнга исерткеч эчемлек кулланып киләләр. Тәртип бозарга мөмкиннәр. Иң куркынычы алар суга кермәкче булалар, – ди Алексей Федоров. – Шулай ук өлкәннәрдән башка кечкенә балалар үзләре генә киләләр. Алар караучысыз. Без аларны кисәтәбез.”

Шәһәрнең ачык бассейны иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Көн дәвамында өч кешедән торган сак-коткару бригадасы кизү тора.

 Һәр ике атна саен бассейндагы су лаборатор тикшерү аша уза.

– Бассейндагы суны лаборатор тикшерүләргә алып киткәч, нәтиҗәләр булганчы без кешеләрне су коенудан чикләп торабыз. Гадәттә, андый тикшерүләр өч көн дәвамында үтә. Шулай ук суның пычрануына карап, химик элементлар белән дә эшкәртү үткәрәбез. Андый вакытта бер тәүлек буена коенырга ярамый.

“БаулыГорсервис» оешмасы директоры урынбасары Марсель Ибраһимов сүзләренчә, бассейнда көненә 200-300 кеше су коенырга мөмкин. Ял көннәрендә көн эссе булганда ачык бассейн тирәсендә ял итүчеләр саны бер меңнән дә артып китә.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

 

 


Нет комментариев