Баулылар урман җәнлекләрен кайгырталар
Җәмгыять

Баулылар урман җәнлекләрен кайгырталар

Татарстан биоресурслар дәүләт комитеты инициативасы буенча, респубшлика урманнарында кыргый җәнлекләр өчен җимлек кую акциясе бара. Урман җәнлекләрен кайгыртуга багышланган чаралар Баулы районында да үткәрелә. Шушы көннәрдә 7 нче мәктәп укучылары шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге урманында кошлар өчен җимлекләр ясап элделәр.

Салам түбәле өйләр, пластик сарайлар, картоннан коттеджлар – гадәти булмаган мондый җимлекләрне 7 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары ясаган. “Кошлар турында кайгыртыйк” экологик акциясендә барлык укучылар да зур җаваплылык белән катнаша.

Җимлекләрне балалар өлкәннәр ярдәме белән ясаганнар. Кемдер картоннан “урман ашханәсе” кисеп ясаган, кемдер төрле зурлыктагы пластик шешәләр файдаланган, ә кемдер агач кулланган.

3 “А” сыйныф укучысы Кәрим Хәмидуллин җимлекне әтисе ярдәме белән ясаган. Бу эшкә бер сәгать чамасы вакыт киткән.

– Кошларга җимлекләр кирәк, бигрәк тә кышын. – ди Кәрим. – Кыш көне кошлар ач һәм аларга бик салкын.

Нуриман Гыйльфанов җимлекне үзенә күрә бер сер белән ясаган. Төрле зурлыктагы ике пластик шешә алып, кечесен, эченә бодай бөртеге тутырып, зурырагы эченә урнаштырган. Шуның белән ул азыкның рациональ рәвештә тотылуына ирешергә теләгән.

– Мондый ысул белән азык әкренләп тотылачак, – диде Нуриман. – Кошлар зур шешә төбеннән бөртек чүпләгәндә, кечкенә шешәдән тагын бер порция бөртек төшәчәк.

Җимлекләрне шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешенә очраклы рәвештә генә  элмәгәннәр: нәкъ менә шушы урман массивы мәктәп һәм торак төзелешләренә якын урнашкан. Шуңа күрә “урман ашханәсе”ндәге менюны шәһәр халкы, хәтта урман буйлап йөргәндә яки этләрен йөрткәндә дә, яңарта ала. Моннан тыш, биредә кышын – чаңгычылар, ә көзен гөмбәчеләр күп йөри.

– Бу акцияне без беренче ел гына үткәрмибез, – дип сөйләде безгә хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе Азат Минәҗов. – Акциягә күбрәк балаларны җәлеп итәргә тырышабыз, чөнки табигатьнең киләчәге нәкъ менә аларның кулында. Әйтик, узган ел монда мәктәпнең башка укучылары килгән иде, алар шулай ук җимлекләр элделәр һәм урманда чүп-чар җыйдылар. Балаларның, өлкәннәр белән берлектә, шулкадәр күп җимлекләр ясавы сөендерә. Өстәвенә, барлык җимлекләр дә кул астындагы материаллардан ясалган. 

Сүз уңаеннан: бу айда Баулы районының урман массивында кыргый хайваннар өчен улаклар, ясалма галечниклар һәм кошлар өчен махсус мәйданчыклар дә куелган иде. Тоз, салам, орлык һәм урман җимлекләрендәге башка төрле азыклар җәнлекләргә салкын көннәрдә тамак туйдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм алар үзләре өчен куркынычсыз булган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына үткәреп җибәрә алачак.

Автор фотосурәте


Нет комментариев