19 июльдә Татарстанда яшәүчеләр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уртак кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Казанлылар белгечләргә вәкаләтле вәкил аппаратында (адресы: Карл Маркс урамы, 61) мөрәҗәгать итә алачак. Татарстан районнарында сорау бирергә теләүчеләр өчен Skype яки Zoom аша иҗтимагый ярдәмчеләрнең кабул итү бүлмәләрендә конференция оештырылачак.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Теркәлү өчен телефон: +7(843)236-41-80.
Нет комментариев