Җәмгыять

Баулыда Сабантуй-2022 11 июньдә узачак

Районның авыл җирлекләрендә бәйрәмне 12 июньдә уздыру планлаштырыла.

Баулы районының чираттагы аппарат киңәшмәсендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү даталары турында фикер алыштылар.

– Баулы шәһәрендә Сабантуй 11 июньдә, авылларда 12 июньдә узачак, – дип хәбәр итте Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гөзәеров.

Элегрәк “Баулы-информ” сайтында хәбәр иткәнебезчә, Татарстан республикасы Президенты Татарстанда Сабантуйлар үткәрү даталарын раслады.


Нет комментариев