Баулыда пневмония белән авыучылар саны арткан
Җәмгыять

Баулыда пневмония белән авыучылар саны арткан

Баулы районында коронавирус инфекциясе йоктырган яңа кешеләр теркәлмәгән.

Пневмония диагнозлы пациентлар саны арта. Бу хакта чираттагы аппарат киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары буенча территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, июль уртасыннан 8 августка кадәр пневмония белән авыручылар саны 22дән 35кә кадәр арткан. Авыручыларның күпчелеге олы яшьтәгеләр. Шул ук вакытта бер атна эчендә Covid-19 йоктыручылар ачыкланмаган. Ә пандемия башланганнан бирле короновирус инфекциясен барлыгы 119 кеше йоктырган.

Галина Алатырева Баулы районында кискен респиратор авырулар санының артуына игътибар итте. Августның беренче берничә көнендә генә дә 15 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев