Баулыда балалар өчен хәйрия чыршысы оештырылды
Җәмгыять

Баулыда балалар өчен хәйрия чыршысы оештырылды

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы башлыгының хәйрия чыршы бәйрәме узды. Чарага сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды.

Бәйрәм чарасы мультфильм һәм әкият геройлары алып барган тамаша белән башланды. Зур концертлар залында барган сәхнәләштерелгән әкият- тамаша балалар күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук балаларын бәйрәмгә озата килгән әти-әниләр дә канәгать калды.

– Бәйрәмне бик матур әзерләгәннәр, балалар бик ошатып карыйлар, – ди өч яшьлек Виринеяне озата килгән Инна Гаязова. – Виринея әле Кыш бабайның барлыгына ышана, барлык әкият геройларын чын күңел биреп карап утыра. Бүгенге бәйрәмгә шигырь дә ятладык, төлке булып киендек.

Кечкенә Мәликә дә Кыш бабайга үзенең шигырен сөйләде. Аңа биш яшь икән.

– Бүген безнең Мәликәбез курчак булып киенде. Алдан ук бәйрәмгә әзерләндек, – ди аның әнисе Наталья Гәрәева. – Балалар өчен оештырган бәйрәм үзебез өчен дә кызыклы булды. Рәхәтләнеп ял иттек. Балаларның бәхетле йөзләрен күрү – үзе бер рәхәт.

Бәйрәмгә килгән кечкенә кунакларны һәм аларның әти- әниләрен район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрик итте.

Бәйрәм фойеда чыршы янында дәвам итте. Кыш бабай кечкенә малайлар һәм кызларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.

Автор фотосурәте


Нет комментариев