Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә төрле ярдәм күрсәтү буенча чаралар дәвам итә. Баулы волонтёрлары да бу игелекле эштән читтә калмый. “Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтёрлар хәрәкәтенең Баулы районы координаторы Инга Әхмәтҗанова белән шул хакта сөйләштек.
“Фәрештәнең алтын куллары” хәрәкәте Россиянең 150дән артык шәһәрен берләштерә. Баулы волонтёрлары аның кечкенә бер өлешен тәшкил итә. Махсус хәрби операция башлангач, безнең район тегүчеләр дус бер команда булып эшли башлады.
– Без Баулыда бу волонтёрлык хәрәкәтен гуманитар ярдәм җыю буенча гына оештырмадык. Волонтёрлар Россия Оборона министрлыгы җитештерми торган әйберләр ясау һәм тегүгә алындылар. Бу әйберләр тактик медицина табиблары тарафыннан эшләнгән. Мондый әйберләр һәм җайланмалар сугышчыларга авыр шартларда да исән калырга ярдәм итә, – ди Инга Әхмәтҗанова. – Баулыда узган елның октябреннән бирле эшлибез. Мин, координатор буларак, тегү командасын туплап, кирәк-ярак әйберләр тегүне оештырдым. Тегүчеләрнең күбесе өлкән яшьтәге пенсионерлар иде. Башта без пятиточечник дип аталган әйберләр тектек, аннары госпитальләр өчен күп санлы урын-җир кирәк-яраклары тегә башладык. Нәкъ менә урын-җир әйберләренә ихтыяҗ зур булды. Аннары җылы киемнәр, муенга кия торган җылы эшләнмә, башлыклар, калын киемнәр тектек. Шулай ук каркасы булмаган “Фома 180” маркалы тактик носилкалар тегәргә алындык.
Координатор сүзләренчә, мондый каркассыз носилкалар, турыдан-туры билгеләнүдән тыш, маскировка челтәре, гамак, баскыч һәм 500 килограммга кадәр авыр габаритлы йөкне күчерү өчен кулланылырга мөмкин.
– Кыш буе җылы әйберләр тектек. Казан коллегаларыбыз эвакуация өчен стропалар, ягъни махсус хәрби арканнар ясадылар. Андый арканнар ике карабиннан тора һәм озынлыгы ун метр тирәсе тәшкил итә. Мондый җайланмалар яраланган кешене ерак арадан торып коткару мөмкинлеге бирә, – дип аңлатты Инга Әхмәтҗанова. – Шулай ук волонтёрлар, тактик медицинага нигезләнеп, металл шиналар һәм тактик тимер җайланмалар җитештерде. Гади тел белән аңлатканда ул – тартып китерү, миналарны яраксызландыру, яраланганнарны эвакуацияләү һәм башка бик күп функцияләрне үтәүгә ярдәм итә торган корал. Шулай ук “Маруся” дип исемләнгән тактик аптечка эшләнде. Ул тулысынча беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен препаратлар белән комплектланган. Аны хәрбиләр сыну, пешү һәм башка шундый очракларда кулланалар.
Инга Әхмәтҗанова сүзләренчә, җәйге чорда тегүчеләр туктап торган. Хәзер координатор аларны яңадан җыярга тели. Сугышчыларга ярдәм итәргә теләгән тегүчеләр, Инга Әхмәтҗановага мөрәҗәгать итеп, дус командага кушыла ала.
Автор фотосурәте
Нет комментариев