Баулы укучылары хәрбиләргә ярдәм итә
Җәмгыять

Баулы укучылары хәрбиләргә ярдәм итә

Баулының 1нче мәктәбендә, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән, “Солдатка рәсем” акциясе үткәрелде. 5нче һәм 8нче сыйныф укучылары, сугыш кырындагы сугышчыларга җибәрү өчен, патриотлык темасына рәсемнәр ясадылар.

– Безнең укучылар төрле чараларда актив катнашалар, “Солдатка рәсем” акциясенә дә бик теләп кушылдылар. Хәзерге җиңелләрдән булмаган заманда махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга юату сүзләре әйтү, игътибар күрсәтү өчен, шундый чара үткәрергә булдык, – дип сөйләде 1нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Сарапулова. 


Мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Яна Мәхмүтова әйтүенчә, “Солдатка рәсем” акциясенең максаты – укучыларда патриотлык хисләре, Россия солдатларына хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Балалар үзләренең рәсемнәрен үзгә хисләр белән ясадылар һәм анда сугышчыларга булган рәхмәтләрен дә яздылар. Укучыларның бу иҗат җимешләре, якташларыбызга туган як хәбәре булып барып ирешеп, аларның күңелләрен азга гына булса да юатыр.


– Мин бу рәсемемне ясаганда солдатлар өчен горурлык хисләре кичердем. Без барыбыз да, тиздән илдә тынычлык урнашыр, дип өметләнәбез. Сугышчылар, исән-сау булып, тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде, – ди 8нче сыйныф укучысы Эльвина Закирова.


– Патриотлык темасына рәсем ясаганда, мин ватаныбыз һәм аның сагында торучы сугышчылар белән горурлануымны аңладым. Дөньяда тынычлык урнашсын да, баулылар исән-сау кайтсыннар, дип телим, – дип сөйләде 5нче сыйныф укучысы Аделия Нәбиуллина. 

 


– Мин бүген үземнең рәсемемдә танк ясадым, чөнки ул сугыш машинасы. Тагын мин кояшны да сурәтләдем, чөнки мин һәрвакыт кояш балкуын, бөтен планетада аяз күк йөзе булуын телим, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты 5нче сыйныф укучысы Ильяс Шәфигуллин.


Укучылар бер атна чамасы элек солдатларга хатлар да язган булганнар. Аларда түбәндәге юллар бар: “Кадерле солдатлар! Мин сезнең батыр йөрәкле булуыгызны телим. Без сезнең белән горурланабыз, кыю булыгыз”, “Хәерле көннәр, кадерле солдатлар! Хәзерге вакытта илебез өчен җиңел булмаган көннәрдә сез Ватаныбыз өчен көрәшәсез. Сез кыю һәм батыр. Сез чын мәгънәсендә Ватан сакчылары. Сез бик көчле, барысын да җиңеп чыга алырсыз!”, “Мин сезнең тизрәк әйләнеп кайтуыгызны телим. Белеп торыгыз: сезне өйдә көтәләр! Әгәр сезнең балаларыгыз бар икән, алар, һичшиксез, сезнең белән горурланалар. Мин моны чын күңелемнән язам!”


– Безнең мәктәптә “Игелек тартмасы” дигән акция дә үткәрелә. Педагогия коллективы һәм укучылар, сугышчыларга гуманитар ярдәм алып килеп, аларны махсус тартмага салалар, – дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Яна Мәхмүтова.


Укучыларның хатлары, рәсемнәре һәм уртак көч белән җыелган ярдәм, киләчәктә сугышчыларга илтү өчен, Баулының гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылачак.
 


Нет комментариев