Баулы укучылары газета чыгара
Җәмгыять

Баулы укучылары газета чыгара

Баулы үзәк китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Китап җаны” республика проекты кысаларында әдәби-викторина узган иде. Ул “Беренчеләр хәрәкәте”нең әдәби редакцияләр һәм китап берләшмәләре төзү аша яшүсмерләрдә укуга һәм татар әдәбиятына кызыксыну уятуга юнәлдерелгән проекты булды.

Әлеге викторинада Кызылъяр, Исергәп һәм Татар Томбарлысы мәктәпләре катнашты. Томбарлы укучылары беренче этапта җиңүгә ирешкән иде. Шушы көннәрдә алар электрон газеталарын якладылар.

Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы
Название

Беренче этапта җиңү яуладылар

– 22 октябрьдә “Беренчеләр хәрәкәте” Баулы үзәк китапханәсендә “Китап җаны” дип исемләнгән әдәби-викторина оештырган иде. Бу чара яшүсмерләрнең татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуын, арттыра һәм әдәби редакцияләр, берләшмәләр булдыруны максат итеп куя, – дип аңлатып үтте Татар Томбарлысы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, проект кураторы Эмма Шәрәпова. – Бу викторинада өч мәктәп арасыннан безнең мәктәп командасы беренче урынга чыгып, диплом белән бүләкләнде. Проект дәвам итә, аның икенче этабында катнашучы команда электрон газета чыгарырга тиеш иде. Без аны эшләдек. Газетабыз төрле жанрларда һәм төрле язучылар турында булырга тиеш иде. Электрон газетабызда без Баулы районы турында язарга булдык. Аның тарихы, районнан чыккан язучылар, композиторларны керттек: Фәнис Яруллин, Асия Юнысова, Ганс Сәйфуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Миргазиян Юныс кебек күренекле кешеләрне чагылдырдык. Газетабызның соңгы битендә сигезенче сыйныф укучысы Мәдинә Сәмигуллинаның нәсел шәҗәрәсенә бәйле материалы урын алды. Ул узган ел республика фәнни-гамәли конференциясендә беренче урын яулаган иде. Аның эше дә газетабызда булырга лаеклы. Газетабыз кызыклырак булсын өчен, чаянворд керттек. Анда – Баулы табигате һәм аның әдипләре.

Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы
Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы


Газета әзерләү – күмәк хезмәт

“Китап җаны” проектының беренче этабын лаеклы үткән укучыларның электрон газета әзерләве – зур хезмәт, белем һәм сабырлык таләп итә торган эш. Газетаны мәктәп укучыларының дус төркемен тәшкил итүче Зилә Хәбибуллина, Камилә Абдулхакова, Мәдинә Сәмигуллина, Элина Шәрәпова, Динара һәм Диләрә Дәүләтбаевалар чыгара.

– Газетага материал җыю гына түгел, бастырып та чыгарырга кирәк бит әле, – дип елмая Эмма Шарапова. – Әлбәттә, бу эштә безгә укытучы Наилә Зөфаровнаның һәм үземнең тырышлык та керде. Укучыларга юнәлеш биреп тордык һәм башкарып чыктык дип уйлыйм. Декабрь башында Казанга барачакбыз һәм егерме район арасында шушы электрон газетабызны якларга тиеш булабыз. Укучы кызлар һәрберсе тырыш булып, күренекле шәхесләребез хакында мәгълүмат тупладылар.

Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы
Название


 

18 буын бабаларының исемнәрен туплаган

– Мин үзебезнең нәсел агачы турында сөйләдем. Эшемдә үземнең әнием яклап 18 буын ата-бабаларның исемен тупладык, аларның һәрберсенең исемнәрен беләм, – ди Мәдинә Сәмигуллина.

Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы
Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы

«Очкын» командасы яңа җиңүләргә әзер

–“Беренчеләр хәрәкәте” һәр мәктәптә бар. Алар турында гомумән алып әйтсәк, алар – зур гаилә кебек. Мәктәбебездә бу хәрәкәтнең остазы мин. Кызлар командасының исеме “Очкын” (“Искра”), – дип дәвам итте Эмма Шәрәпова. – “Беренчеләр хәрәкәте”нең һәр проекты кызыклы, үзенчәлекле, көч куеп эзләргә, оештырырга, эзләнүләргә корылган дияр идем. Балаларга кызык. Аларның да катнашу теләге арта. Әлеге хәрәкәт төркеме кысаларында укучылар белән Казанга Камал театрының яңа бинасына сәяхәткә бардык. Аннары Кол-Шәриф мәчетенә, зооботаника бакчасына бардык. “Беренчеләр хәрәкәте”ндә укучылар теләп иҗат итәләр, катнашалар. Эш барышын аңлап фикер йөртә башлыйлар. Көчле команда тупланды дип әйтергә була. Электрон газетабыз да тиешле дәрәҗәдә, лаеклы бәя алыр дип көтәбез. Чөнки бер җиңү – калганнары өчен баскыч, алга таба этәргеч булып тора.

Фото: Татар Томбарлысы мәктәбе архивы


Нет комментариев