Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы татар халык театры хатын-кызлары милли киемнәрне үзләре тегә

Тамашачы иң беренче сәхнәгә чыккан артистларның киеменә игътибар итә. Шунлыктан Баулы татар халык театры артистлары һәрвакыт сәхнә киемнәрен һәр кеше күңеленә хуш килердәй итеп сайлый. Дөресрәге, театрга йөрүче гүзәл затлар сәхнә киемнәренең күбесен үз куллары белән тегәләр.

Шушы көннәрдә дә сәхнә киемнәрен тегү буенча мастер-класс үтте. Театрга озак еллар тугры булып калган, күпләрнең яраткан артистлары Нурия Абдуллина, Сырдарья Әхмәтова һәм Ләйлә Гафиятуллина милли бизәкләр белән алъяпкычлар тектеләр.

– Әлеге милли бизәкләр тегеп һәм чигеп ясалган алъяпкычларны без “Банкрот” спектаклендә уйнаучы ике асрау кызга әзерләдек, – дип сөйләде Ләйлә Гафиятуллина. – Гади ак алъяпкычлар тектек, татар милли бизәкләрен төрле төстә кисеп, читләрен тегеп һәм чигеп куйдык. Арада иң өлкәнебез Нурия апа, аның куллары һәр эшкә ятып тора. Сәхнәгә чыккан һәр артистыбыз, аның киеме, образы беркайчан да кабатланмый. Бездә һәр артист үзенчәлекле.

Ләйлә Гафиятуллина сүзләренчә, алар калфаклар, кулъяулык, ашъяулык, шәлләрне, хәтта читекләрне дә үзләре бизәкләп теккәннәр.

Фото:  Ләйлә Гафиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев