Бүген төнлә Васькино-Туйралы авылында сарай янган.
Иртән 4 сәгать 5 минутта 109нчы янгын сүндерү частеның коткару хезмәте пультена Васькино-Туйралы авылында янгын чыгуы турында хәбәр кергән.
Госпожнадзорның өлкән дознавателе Илдар Мохтасаров “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, Васькино-Туйралы авылының Молодежная урамында шәхси хуҗалыкта янгын булган. Янгын нәтиҗәсендә 64 квадрат метр мәйданлы сарай янган, 6 тавык һәм 5 павлин һәлак булган.
Ут чыгу сәбәбе – көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Фото: Илдар Мохтасаров
Нет комментариев