Татар Томбарлысы мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча ялга кайткан “Циркач” позывнойлы якташыбыз белән очрашу кичәсе үткәрелгән. Чарада сугышчының әнисе, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашкан.
“Циркач” махсус хәрби операция башланган көннән бирле фронт сызыгында. Ул мобилизация буенча алынган һәм бүгенге көндә укчы булып хезмәт итә. Вакытлыча ялга кайткан саен, авылдашлары белән очрашуга килә, бу юлы да чакыруны җавапсыз калдырмаган.
Кичә барышында сугышчы, укучыларның сорауларына җавап биреп, алгы сызыктагы хәрби көнкүреше турында сөйләгән, аларга техник чараларның, аеруча дроннар, азык-төлекнең һәрвакыт кирәклеген әйткән, фронтта суга кытлык булуын билгеләп үткән.
“Гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән, бу изге эшкә көчен биргән һәркемгә рәхмәт. Исемле посылкалар килеп җитә, туган яктан җибәрелгән күчтәнәчләр аеруча кадерле”, – дип сөйләгән ул.
“Циркач” яшь буынга яхшы укырга, спорт белән дус булырга һәм тыныч тормышның кадерен белергә киңәш иткән.
“Очрашуга сугышчының әнисе дә килде. Без аңа батыр ул үстергәне өчен рәхмәт белдердек һәм сабырлык теләдек”, – дип хәбәр итте Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.
Чарада Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева да чыгыш ясаган. Ул Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаган сугышчыга рәхмәт белдергән, туган якларына җиңү белән тизрәк кайтуын теләгән.
Тиздән “Циркач” яңадан сафка басачак һәм алгы сызыкка юл тотачак. Якташыбызның исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез!
Нет комментариев