Баулы районында җитәкче билгеләнде
Җәмгыять

Баулы районында җитәкче билгеләнде

Кызылъяр авыл җирлегенә яңа башлык сайлаганнар.

Авыл җирлегенең элекке башлыгы Эльвира Сафина үз теләге белән вәкаләтләрен тапшыру турында гариза язган. Аның урынына Марсель Даутов тәкъдим ителгән, аның кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплаганнар.
Марсель Габделмәҗит улы Даутов 1973 елның  23 февралендә Оренбург өлкәсенең Северный районында туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы органнарында 24 ел эшләгән. 2019 елдан – Баулы шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә инженер, директор вазифаларын башкарган.  
Фото: https://vk.com/bavlyofficial 
 


Нет комментариев