Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында июнь аенда уналты бала туган

Агымдагы елның июнь аенда Баулы районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә туу турында 16 акт төзелгән. Ун малай һәм алты кыз туган. Балаларның сигезе гаиләдә беренче бала, дүртесе –икенче, берсе – өченче, ә өч бала бишенче булып туган.

Ата-аналар да үз балаларына кабатланмас, матур исемнәр бирергә тырыша. Алар арасында Әмирхан, Артур, Данила, Тимур, Ярополк, Амалия, Адилия, Алинә, Ева, Мелисса, Риана, Сәфинә, София, Холидә, Эллария.

Иң яшь әтигә 23 яшь булса, иң өлкән әти 39 яшьлек. Иң яшь әнигә 18 яшь, иң өлкәне 42 яшьлек.

Июнь аенда язылышу турында 13 акт төзелгән. Иң яшь кияү һәм кәләшкә 19 яшь, ә иң өлкән кияүгә 57 булса, өлкән кәләшкә 53 яшь.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев