Баулы районы ЗАГС бүлегендә матур традиция дәвам итә: гаилә тормышының “алтын” юбилярлары булган Роберт һәм Алина Таһировларны тантаналы төстә хөрмәтләделәр. Моннан нәкъ илле ел элек алтын көздә бер-берсенә шатлыкта да, борчуда да бергә булырга вәгъдә биргән пар, бүген дә шул сүзләренә тугры калып, үрнәк гаилә булып яши.
Таһировлар гаиләсенең тарихы сыйныфташларның гап-гади дуслыгыннан башлана. Тугызынчы сыйныфтан соң язмыш аларны вакытлыча аерып тора: төрле уку йортларында укыйлар. Тиздән Робертны хәрби-диңгез флотына хезмәткә алалар, ә Алина сатучы-кассир һөнәрен үзләштерә башлый. Бу аерылу яшьләрнең хисләрен сүндерми, киресенчә, тагын да ныгыта. Меңләгән чакрымнарны тоташтырып, алар арасында хат алышу башлана. Флоттан килгән хатлар кызның күңелен җылытса, егеткә өйдә аны зарыгып көтүче барлыгын сиздереп, көч бирә. Хезмәт итеп кайткач, ихлас дуслык зур мәхәббәткә әверелә. 1976 елның алтын көзендә яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар.
Туйдан соң Таһировлар Нижневартовск шәһәренә юл тоталар. Бу чор алар өчен чын чыныгу була. Башта кечкенә генә вагоннарда яшәргә, катлаулы көнкүреш шартларына күнегергә туры килә. Әмма яшьлек дәрте, оптимизм һәм бер-берсенә булган мәхәббәт аларга көч бирә. Нәкъ менә Себердә беренче балалары – кызлары Светлана – дөньяга килә, ә тиздән яшь гаиләгә фатир да бирәләр. Тормыш үз җаена бара, тагын ике балалары туа – кызлары Гөлнара һәм уллары Руслан. Гаилә башлыгы Роберт Габделхакович экскаваторчы булып эшли, ә Алина Идиятовна сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.
Төньякта 15 ел эшләгәннән соң, гаилә туган якларына кайтырга була. Биредә алар хезмәт юлларын дәвам итәләр: Роберт абый лаеклы ялга чыкканчы төзелеш компаниясендә экскаваторчы була, Алина апа күп еллар сәүдә тармагына эшли. Тырыш хезмәтләре өчен икесе дә күп тапкырлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Гаилә Яңа Баулы авылында алар зур, якты йорт салып керә, гөлбакча үстерәләр.
Бүгенге көндә “алтын” юбилярларның иң зур байлыгы – өч балалары, җиде оныклары һәм бер оныкчыклары.
Гаилә бәхетенең сере турында сорагач, алар ихлас җавап бирәлеләр:
"Гаиләдәге татулык икеңнән дә тора, – ди Алина Идият кызы. – Бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә, якын кешеңнең фикерен хөрмәт итәргә кирәк. Тормышта төрле чаклар була, әмма иң мөһиме – һәрвакыт бер-береңә ныклы терәк булып калу. Бәхетемә, ирем бик яхшы кеше, балаларым, оныкларым – шулкадәрле әйбәтләр".
"Алина – уңган, тырыш, хезмәт сөючән хатын-кыз", – дип өстәп куйды Роберт абый.
Таһировлар Алтын туйларын ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә билгеләп үттеләр, тантаналар залына нәкъ яшьлектәгечә кулга-кул тотынышып керделәр.
ЗАГС бүлеге хезмәткәре аларның тормыш юлын бәян иткәндә, экранда 50 еллык гаилә тарихын чагылдырган фотолар күрсәтелгәндә, Таһировлар, мөгаен, бар тормыш мизгелләрен күңелләрендә кабат исләренә төшереп утырганнардыр.
Роберт һәм Алина Таһировларның исемнәре Баулы районының "Мактаулы юбилярлар китабы"на тантаналы рәвештә кертелде. Бу истәлекле вакыйга белән юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул аларга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
"Илле ел – искиткеч зур юл. Мәхәббәтләрен саклап кала алган, йорт салып, лаеклы балалар үстергән кешеләр өчен бу еллар бер мизгел кебек кенә үтеп киткәндер, – дип билгеләп үтте ул. – Сез – районыбызның алтын фонды һәм яшьләр өчен үрнәк пар. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озак яшәвегезне телим".
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтова да юбилярларга җылы теләкләрен юллады.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – балалары һәм оныкларының котлавы булды.
"Кадерле әти-әниебез! Сезне алтын туегыз белән котлыйбыз! Безгә биргән тәрбиягез, белемегез өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да шулай бергә-бергә, сау-сәламәт булып яшәвегезне телибез. Без сезне бик яратабыз", – дип Светлана Роберт кызы әти-әнисенә рәхмәтләрен җиткерде.
Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты солисты Гөлнара Абдуллина "алтын" юбилярлар хөрмәтенә күңелләргә үтеп керерлек җыр башкарды.
Ахырда бергәләп истәлеккә фотога төшү бәйрәмнең күңелле мизгеле булды.
Нет комментариев