Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы мәчетендә дини түгәрәк ачыла

Укучыларның көзге каникуллары вакытында Кызылъяр мәчетендә балалар өчен дини чаралар оештырылачак.

Кызылъяр мәчете имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов “Баулы-информ” хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә сәгать 10да мәчеттә балалар өчен дини түгәрәк эшли башлый. Анда укучылар өчен әдәп-әхлак дәресләре, төрле уеннар үткәрү күздә тотыла. Шулай ук аларны Коръән укырга да өйрәтәчәкләр.
Кызылъяр мәчетендә балалар өчен укулар яз һәм җәй көне дә оештырылган иде. Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов сүзләренә караганда, укучыларга гарәп хәрефләре, Коръәннән сүрәләр, хәдисләр һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәткән булганнар.
“Безнең теләгебез, омтылышыбыз, ниятебез – үзебезнең иманыбызны ныгытып, балакайларыбызга дин гыйлеме өйрәтеп калдыру”, – ди Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов.
Балаларны Урыссуның “Фәнис” мәдрәсен тәмамлаган, югары педагогик белемле хаҗия Сания Рәҗәпова укыткан. Бу юлы да дини түгәрәкне ул алып барачак. 
Түгәрәк кысаларында үткәрелгән дәресләрдән соң, өйлә намазы уку күздә тотыла. Аннары балаларны чәй һәм коймак белән сыйларга да ниятлиләр. Төшке аштан соң, сәгать 1дә балалар өйләренә кайтып китәчәк.
Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов әйтүенчә, түгәрәкләргә мәктәп яшендәге балалар чакырыла.
Кызылъяр мәчетендә укучылар өчен дини чаралар 3 ноябрьгә кадәр көн саен үткәреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев