Кызылъяр авылының бер урамында юлларга асфальт җәю эше башланды.
Бу көннәрдә Кызылъяр авылында юл техникасы гөрелдесе ишетелә. Биредә Гагарин урамында асфальт җәю эшләре бара. Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, эшләр район бюджетына башкарыла.

“Гагарин урамының 490 метр өлешенә асфальт җәеләчәк, – ди ул. – Биредә юл эшләре бару сәбәпле, авыл халкының Муса Җәлил урамы ягыннан йөрүен үтенәбез”.
Авыл халкы күптән көтелгән эшләргә бик шат. Бу урамда яшәүче Мөслимә Хәмитова да сөенече белән уртаклашты.
“Урамыбыз юллары чокырлы-чакырлы иде. Бөтен урамыбыз белән көттек бу эшләрнең башлануын, бик сөенәбез, – ди ул. – Кызганычка каршы, авыл урамы буйлап йөргән зур фуралар юлны бозалар”.
Эльвира Сафина сүзләренә караганда, Кызылъярның Мира урамына да быел асфальт җәя башлау күздә тотыла, дөрес, 140 метрына гына. Авыл халкы анысына да шат. Чөнки биредән машина узганда, тузан нык күтәрелә, өйләргә кадәр керә. Асфальт салынса, бу проблема булса да хәл ителер иде.
Авылның Тукай урамы юлларына вак таш-ком катнашмасын җәю планлаштырыла. Әлегә ничә метр өлешенә икәне билгесез. Шулай ук Кызылъяр авыл җирлегенә керүче Уба авылының ике урамына да вак таш-ком катнашмасы җәю күздә тотыла.
Фото: Эльвира Сафина
Нет комментариев