Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы авылларында яшәүчеләр дә «Абунә бүләк ит» акциясенә кушылды

“Хезмәткә дан” район газетасы редакциясе язылучылары арасында төрле акцияләр оештырып тора. Чираттагысы аның «Абунә бүләк ит». Ул бишенче ноябрьдән бишенче декабрьгә кадәр дәвам итә.

– Әлеге акциянең булуы бик уңайлы туры килде. Әниләр көненә мин үземнең әниемә бүләк ясадым, – дип сөйләде Татар Томбарлысы авылы китапханәсе мөдире Эльвира Әхмәтҗанова. – Әнием “Хезмәткә дан” газетасын даими укып бара. Моңа кадәр китапханәдән алып торып укый иде. Өенә адресы буенча газета килсә, аңа да уңайлы булыр дип уйладым. Яңалыклар, район хәбәрләре белән танышып барырга менә дигән мөмкинлек. Район газетасын без гаиләбез белән укыйбыз, ел әйләнәсе минем дә язмаларым басылып тора. Безнең гаилә район газетасы белән бер дулкында. Быел редакөия үзенең язылучыларына бүләк тә әзерләгән икән, һәр язылучыга 2024 елга календарь тапшырдылар. Редакциягә афәрин, бу календарьне мин китапханәгә элеп куячакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев