Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы хастаханәсенең бәйрәм көннәрендә эш сәгатьләре

Район үзәк хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Әлфия Макаримова район җитәкчеләре белән узган атналык киңәшмәдә яңа коронавирус инфекциясе һәм яңа ел ялларында поликлиниканың эш сәгатьләре турында мәгълүмат бирде.

Әлфия Макаримова хәбәр итүенчә, хастаханә һәм вакцинация пунктлары 2, 5, 8 гыйнварларда эшләячәк. Ә “Ватан” яшьләр клубындагы һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортларында урнашкан вакцинация пунктлары эшләмәячәк. Алда телгә алынган көннәрдә 8-14 сәгатьләрдә поликлиникада дежур участок терапевтлары, гомуми практика табиблары, педиатрлар, хирург, стоматолог кабул итәчәк. Шулай ук яңа коронавирус инфекциясе диагнозы куелган пациентларга ташламалы рецептлар бирү, өйгә табиб чакырту, больничный кәгазьләре ачу, үлем турында белешмә бирү дә мөмкин булачак. Кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен, стационарның кабул итү бүлеге тәүлек буе эшли. Стационар ярдәм штат режимында күрсәтелә.

27 декабрьгә булган мәгълүмат буенча, Баулы районында барлыгы 18632 кеше прививка ясаткан, бу планның 87 процентын тәшкил итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев