Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы аграрийлары зур уңышка өмет итми

Быел Баулы районында чәчү мәйданы 49 117 гектар тәшкил итте. Шуның 27 528 гектарында (6 152 көзге) бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Техник культуралар 6 040 гектар мәйданны, ә терлек азыгы культуралары 15 532 гектар мәйданнарны биләгән. 2023 ел уңышы яхшы булсын өчен 1 гектар чәчүлек җиренә 60 килограмм тәэсир итүче матдәдә минераль ашлама кертелгән.

– Май аеның 7-9 көннәрендә -12 градуска кадәр кырау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы җирләренә зур зыян килде. Сигез мең гектарга якын чәчүлек җирләрендәге культуралар тулысынча яки өлешчә туңып юк булды. Шул сәбәпле, ике мең гектардан артык чәчелгән мәйданнарда (рапс, җитен, көнбагыш) яңадан чәчү эшләре алып барылды, – дип аңлатты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов. – Аномаль корылык һәм дым запасы булмау хәлне тагын да катлауландырды. Вегетация чорында явым-төшем нормасы 60 миллиметр булса, ул бездә 11 миллиметрдан артмады.  Шунлыктан, зур уңышка өмет итеп булмый. Бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы гектарыннан 20 центнер булыр дип өметләнәбез.

Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көндә күпъеллык үләннәрнең алты меңнән артык гектары чабылган. Шуларның 3100е печәнгә, 3200 гектары сенажга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев