Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы аграр көллиятендә хатын-кыз сәламәтлеге турында әңгәмә үткәрелде

Баулы аграр көллиятендә гадәти уку программасыннан тыш мөһим бер очрашу булды. “Кызлар арасында” дип исемләнгән бу чара яшьләрнең репродуктив сәламәтлегенә һәм киләчәккә җаваплы караш тәрбияләүгә багышланды.

Очрашуның төп кунагы – Баулы район үзәк хастаханәсенең югары категорияле гинеколог-табибы Диләфрүз Кәримҗан кызы Мирзоалиева иде. Тәҗрибәле белгеч студент кызларга коры лекцияләр укымады, ә ачык һәм үзара ышанычка нигезләнгән әңгәмә алып барды.

Әңгәмә барышында Диләфрүз Кәримҗан кызы мөһим мәсьәләләргә тукталды. Ул хатын-кыз организмының физиологик үзенчәлекләре, гигиена кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде, яшьләр арасында таралган ялгыш фикерләрне кире какты.

Табиб бала табу һәм йөклелек темасына аеруча зур игътибар бирде. Ул балигъ булганчы ана булырга ашыкмаска кирәклеген медицина күзлегеннән дәлилләп аңлатты. Сүз физик яктан әле ныгып җитмәгән организм өчен куркынычлар турында гына түгел, ә психологик әзерлек, белем алу һәм ныклы гаилә коруның мөһимлеге турында да барды.

– Кыз баланың сәламәтлеге – ул, иң беренче чиратта, киләчәк буыннарның сәламәтлеге, – дип билгеләп үтте белгеч. – Иртә йөклелек еш кына укуга һәм карьерага нокта куя, ә үз организмыңны белмәү киләчәктә җитди проблемаларга китерергә мөмкин.

Очрашу ачык диалог рәвешендә үтте. Студент кызларның кайберләре гаиләдә яки дус кызлары белән сөйләшергә уңайсыз булган сорауларын бирергә оялмадылар. Гинеколог һөнәри киңәшләрен бирде, үз сәламәтлегеңне ничек күзәтергә кирәклеген аңлатты һәм даими рәвештә профилактик тикшерүләр узуның мөһимлеген искәртте.

Чараны оештыручылар мондый әңгәмәләрнең бик кирәк булуын ассызыклый. Алар яшьләрдә үз-үзеңә карата җаваплылык һәм сәламәтлек культурасы тәрбияләргә ярдәм итә. Бүгенге көндә аграр көллияттә 64 кыз белем ала.

Кызлар арасында проекты безнең студент кызларга ярдәм итү һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен булдырылды. Даими үткәреләчәк психологик, белем бирү һәм иҗади чаралар аша без укучыларыбызның эмоциональ халәтен сакларга телибез, – дип белдерде Баулы аграр көллияте директоры Гүзәл Гыйләҗева. – Бу проект бер көнлек кенә түгел, ул берничә этапта тормышка ашырылачак. Ул кызларыбызның шәхес буларак формалашуында мөһим роль уйнар, дип уйлыйм.

Фото: Айгөл Габдрәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев